Сәләт Форумы 2017. Version 1.0 кире кайтырга

10-15-нче июль аралыгында Биләр музей-тыюлыгы территориясендә VI Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумының 1-нче сменасы узачак.

Форумның программасы уку-укыту технологияләре белән танышуга юнәлдерелгән. Әлеге процессны чынга ашыру алдыгы буынның һөнәри ориентация, үзлектән белем алу инструментлары өлкәсендәге тәҗрибәсен өйрәнүгә кайтып кала – HARD SKILLS, SOFT SKILL, DIGITAL SKIILS.

Форумның 1-нче сменасы кысаларында барлыгы 180 тематик уку-укыту мәйданчыгы эшлиячәк. Алар интерактив очрашулар, дискуссияләр һәм остаханәләр форматында.

Аерым вакыйга булып Сәләт берләшмәсе ветераннарының II Эшлекле форумы торачак. Ул үзендә хәрәкәтебезнең төрле еллардагы 500 катнашучысын берләштерә. Эшлекле форумның идеясе Сәләт ветераннары арасында үзара тәҗрибә уртаклашуга, тупланган тәҗрибәне яшь буынга да җиткерүгә кайтып кала.

Форум кысаларында инде традициягә әверелгәнчә «Бәләкәч» балалар клубы эшлиячәк. Биредә Сәләт хәрәкәтенең иң кечкенә әгъзалары тәрбияләнә. 2-7 яшь аралыгындагы балалар өчен театр, музыка, инглиз теле һәм рәсем сәнгате буенча дәресләр биреләчәк.

Форумның эшчәнлеге Форумның медиа-үзәге тарафыннан актив яктыртылып барыла. Аның кысаларында «Сәләт  TV» телевидениесы, «Сәләт  FM» радиосы эшлиячәк.

Әгәр дә сез Сәләт хәрәкәте катнашучысы яки Форумның 1-нче сменасы эшчәнлегендә (Сәләт сменаларыннан тыш) катнашасыгыз килә икән, катнашу кагыйдәләре белән алдан танышып чыгып, мәҗбүри рәвештә ГАРИЗА калдыруыгыз сорала.