Сәләт Форумы 2017. Version 2.0 ← кире кайтырга
25-30-нчы июль Биләр музей-тыюлыгы территориясендә VI Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумының 2-нче сменасы узачак.
Форумның икенче сменасы мәгълүмати технологияләргә багышланган – «ИТ базалы комплект буларак». Икенче смена кысаларында 3 төп лаборатория эшлиячәк:
1. Инфо-лаб – эффектлы эзләү һәм мәгълүмат эшкәртү өчен актуаль инструментларга багышланган;
2. Инно-лаб – инновацион продуктларны чынга ашыра;
3. Интел-лаб – ясалма интеллектны алга җибәрүгә корылган.
Икенче смена кысаларында уку-укыту мәйданчыклары да булачак. Алар интерактив очрашулар, дискуссияләр һәм остаханәләр форматында. Тематикалары төрле: робототехника, төрле технологияләр, зур белешмәләр, онлайн-укыту.
Сәләт берләшмәсе ветераннарының II Эшлекле форумы, Форумның медиа-үзәге, аның кысаларындагы «Сәләт TV» телевидениесы, «Сәләт FM» радиосы да үз эшчәнлеген дәвам итә.
Әгәр дә сез Сәләт хәрәкәте катнашучысы яки Форумның 2-нче сменасы эшчәнлегендә (Сәләт сменаларыннан тыш) катнашасыгыз килә икән, катнашу кагыйдәләре белән алдан танышып чыгып, мәҗбүри рәвештә ГАРИЗА калдыруыгыз сорала.