Сәләт форумы ачык дип игълан ителде! кире кайтырга

Форум Сәләт официально объявляется открытым!

Бүген, ягъни 10-нчы июль көнне, Алексеевск районында урнашкан Биләр тарихи-археологик музей-тыюлыгында узучы V Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумының рәсми ачылу тантанасы үтте. Форум 9-14-нче июль аралыгында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән уздырыла.  Биредә Татарстан Республикасының барлык районнарыннан, Рәсәйнең дистәләгән төбәгеннән, якын һәм ерак чит илләрдән җыелган 5 меңнән артык сәләтле балалар һәм яшьләр катнаша.

Форум катнашучыларын һәм оештыручыларын истәлекле дата белән котлау өчен мөхтәрәм кунаклар да килгән иде: Сәләт проектлары җитәкчесе Әдип Әлмир, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин, Рәсәй Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Ирек улы Гыйльметдинов, су полосы буенча Олимпия уеннары призеры Ирек Зиннуров, Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Юныс улы Абдуллаҗанов, һ.б.

«Республикабыз хакимияте исеменнән сезгә зур рәхмәтемне җиткерәм! Биредә Рәсәйнең калган төбәкләреннән, чит илләрдән килгән балаларны күрү аеруча да күңелле. Барлык актив балалар һәм яшьләрнең бер мәйданчыкта җыелып татар телен өйрәнүе мактауга лаек күренеш. Сезне ышанып монда җибәргән әти-әниләрегездә рәхмәт сүзләрен җиткерегез. Бу бик мөһим!» - дип белдерде Фәрит Хәйруллович.

«Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов кунаклар өчен махсус экскурсия үткәрде, шулай ук «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәге белән дә таныштырды. Исегезгә төшерәбез, әлеге үзәкне  былтыр Президентыбыз үзе ачкан иде. Кунаклар да Форум эшчәнлегендә катнашты, катнашучылары белән аралашты.

Сәләт форумының быелгы төп темасы «Күңел экологиясеннән табигать экологиясенә» дип атала. Тематик инсталляцияләрнең берсе булган Эко-йортны Энергетика университеты ректоры кунакларга тәкъдим итте. Чара барышында кунаклар гаджетларын кояш һәм җил энергиясе белән тулыландыра алдылар.

Тагын бер истәлекле вакыйга: Сәләт ветераннарының Беренче эшлекле форумына нәтиҗәләр ясалды. Планда Сәләт ветераннарының ассоциациясен булдыру бар. «Без һаман шул ук. Без – үзгәрмәдек. Безне һаман шул ук максатлар берләштерә», – дип белдерде Әдип Әлмир.

«Бизнес ангел» проектаның җитәкчесе, башлап җибәрүчесе Аркадий Морейнис уку-укыту программасы кысаларында остаханә үткәрде, Татарстан Республикасының Фәннәр Академиясе член-корреспонденты Билшр тарихы турында лекция сөйләде, Илдар Гыйльметдинов һәм Ирек Зиннуровтан интерактив әңгәмәләр уздырылды. Спорт программасы буенча джем-сессияләр, спорт эстафеталар, чемпионатлар да оештырылды. Ә кичен исә 12 алан да үз сменаларын тәкъдим итте.