Сәләт Форумы. Видеоверсия кире кайтырга

Быел Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов кушуы буенча 2 сменада узды.


Форумны 2 сменада үткәрү безгә тагын да күбрәк күләмдә сәләтле балалар һәм яшьләрне җыюдан тыш, берьюлы берничә юнәлеш сайларга да ярдәм итте. Беренче смена «4-нче сәнәгать революциясе контекстында белем алу» темасы астында узса, икенче сменада «ИТ: мәгълүмат, инновацияләр, интеллект» өлкәсе сайланды.


Ике сменаның да өстәмә темасы булып экология һәм тотрыклы үсеш юнәлеше торды. Ул арт-объектларда, Тотрыклы үсеш максатлары уенында, Татарстанның һәм Рәсәйнең әйдәп баручы экспертлары, галимнәре белән тематик очрашулар барышында, һөнәри осталыклар лабораториясе эшчәнлегендә (JuniorSkills программасы) ачылды.


Сәләт Форумы – интеллектуаль иҗат белән мавыгучы, мәдәни һәм рухи яктан баерга теләүче яшьләрне берләштерүче, үстерүче мохит.


 Сәләт җәйге проектларының тагын бер төп функциясе булып сәламәтләндерү тора. Шушы уңайдан Сәләт Форумы уку-укыту сессияләрен генә түгел, мавыктыргыч мәдәни-күңел ачу, спорт программаларын да әзерли.


Форум турында һәм Сәләт берләшмәсенең калган проектлары хакында видеорепортажлар белән сез безнең рәсми ютуб-каналда таныша аласыз.