«Дуслык поезды» «Сәләт» йорты ишекләрен какты кире кайтырга

«Поезд дружбы» побывал в Доме «Сәләт»

Халыкара «Дуслык поезды» яшьләр акциясе Рәсәй һәм КХР (Кытай Халык Республикасы) арасында дустанә яшьләр алмашу елы тәмамлануга багышланган. Әлеге акцияне Рәсәйнең Яшьләр Союзы һәм яшьләр эшләре буенча федераль оешма үткәрә. 

1-нче декабрь көнне Рәсәйдән һәм Кытайдан булган делегация безнең берләшмә эшчәнлеге белән дә танышты. Лидер Тимур Сөләйманов кунаклар өчен «Сәләт» йорты буйлап экскурсия үткәрде, кызыксындырган сорауларына җавап бирде, проектлар эшчәнлеге хакында сөйләде. 

Тимур Сөләйманов «Сәләт» турында: «Күп кенә «Сәләт»леләр инде бүгенге көндә эшмәкәрләр, сәясәтчеләр, артистлар. Шулай булмыйча, алар бит элеккеге олимпиадниклар. Хәзер исә алар җитди эш белән шөгыльләнәләр, дәрәҗәле урыннарда эшлиләр. Күпләре үз балаларының тормышы хакында уйлана башлый: шәхси үсеш өчен баланы кая җибәрергә? Шуңа да алар «Сәләт»нең үсүен, яшәвен телиләр. Бүгенге көндә 8 меңләп бала «Сәләт» проектларында катнаша. Ике дистә ел эчендә барлык «Сәләт»леләр саны 80 меңнән артып китте. Монда инде Татарстан, Рәсәй генә түгел, чит илләр дә бар».

Фотоотчет