«brain drain»нан «brain gain»га! ← кире кайтырга
«2015-2020-нче елларда Татарстан Республикасының сәләтле кешеләре белән стратегик идарә итү» дәүләт программасы кысаларында 9-нчы ноябрь көнне, «Сәләт» йортында Яшьләр дипломатиясе академиясе белән берлектә чит илләрдә яки Рәсәйнең башка төбәкләрендә яшәүче ватандашларыбыз белән уникаль очрашу булып узды.
Тимур Сөләйманов мондый чараларның әһәмиятлелеген кат-кат искәртеп узды. «Әлеге очрашу нәкъ менә «Сәләт» йортында үтүенә мин бик шатмын. Бүгенге яшьләр 3 телне камил белергә тиеш: татар телен, чөнки Татарстанда яшибез; рус телен – нинди милләт вәкиле булуына карамастан; һәм, әлбәттә инде, инглиз телен – иң күп кулланылучы тел булып саналганга. Интеллектуаль миграция хакында сүз башлагач беренче планга 2 термин чыга: «brain drain» («утечка мозгов») һәм «brain gain» (шушы «утечка мозгов» ярдәмендә алыначак отыш). Ә инде нәтиҗәдә кайсы термин булачагы хәзерге вакытта читтә яшәүче ватандашларыбыз белән үзара аралашу ничек корылудан тора. Алга киткән илләр әлеге элемтә әйбәт булсын өчен бар көчен куя».
Очрашуда катнашучылар бүгенге көндә читтә яшәүче һәм һөнәри яктан зур уңышларга ирешкән сәләтле ватандашларыбыз, шулай ук Татарстанның югары уку йортларында белем алып киткән чит ил кешеләре белән аралаша алды. Италиядән Маттео, АКШтан Ваня Салмов һәм Аденийи үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, һөнәри эшчәнлекләре һәм проектлары хакында сөйләделәр, Рәсәйдәге һәм чит илдәге яшьләр политикасы турында фикерләрен белдерделәр, катнашучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.
Әлеге актуаль теманың дәвамы да бар. 11-нче ноябрь көнне, 18:30, «Сәләт» йортында (12-нче бүлмә) Европа яшьләре парламенты клубының беренче очрашуы узачак. Әгәр дә син инглиз телен камил белсәң, Европа яшьләре сәясәтенә үз өлешеңне кертәсең һәм чит илләргә сәяхәт кыласың, анда үз илеңнең данын яклыйсың килсә, рәхим ит, әлеге клуб синең өчен!
Әлеге чарадан фотоларны сылтама аша кереп карага мөмкин http://selet.biz/media/photo/.