Табигать чисталыгыннан – күңел чисталыгына... кире кайтырга

От экологии природы – к экологии души...
«Сәләт» берләшмәсе активистлары Татарстан Республикасының экология һәм табигый байлыклар министрлыгының коллегеясе күргәзмәсендә катнаштылар.

Экспозицияләрне күзәтү барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Татарстан Республикасының экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Солтан улы Әбделганиев белән берлектә безнең берләшмә стендын да карап уздылар. «Сәләт» клубы президенты Айгөл Габдрахманова «Сәләт»нең бүгенге буын яшьләренә экологик тәрбия бирүен сөйләде. Рөстәм Нургали улы, үз чиратында, кызыксынып, сорауларын бирде, сәлкешләр, әйдаманнар хакында хәбәрдар икәнлеген дә белдерде.

3PPPav8XCNg.jpg

 «Сәләт»нең эшчәнлеге белән Татарстанның премьер-министры Илдар Шәфкать улы Халиков та танышып узды. «Афәрин, булдырасыз!» - дип, күңелне күтәрде ул.

IMG_0688.JPG

Әлеге чара турында тулырак сез бүген, ТНВ каналының «Татарстан хәбәрләре» чыгарылышында махсус репортаж карый аласыз.