«Сәмрух» премиясенең әңгәмә нигезендә сайлап алу турлары кире кайтырга

«Сәмрух-2017» ел премиясенең гаризалар кабул итү кампаниясе тәмамланды. Катнашучыларга бик зур рәхмәт!

Ел саен уздырылучы «Сәмрух» исемле Республикакүләм сәләтле балалар һәм талантлы яшьләр премиясендә «Сәләт» берләшмәсен актив үстерүче балалар, яшьләр, мөгаллимнәр, активистлар, партнерлар бүләкләнә.

«Сәмрух-2017» премиясенең партнерлары: «Түбәтәй» татар милли тиз туклану челтәре, SELETSTORE яшьләр киеме һәм аксессуарлар кибете, «Братья Зариповы» агенствосы, «Rocket Records» тавыш яздыру студиясе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, «Видимый свет» фото һәм видео студиясе, FUN24 күңел ачу һәм «Ихсан» тренинг үзәге.

Әңгәмә нигезендә сайлап алу турларының вакыты:

- «Ел сәлкеше» номинациясе – 12-нче декабрь 16.00;

- «Ел өлкән әйдаманы» номинациясе – 14-нче декабрь 18.00;

- «Ел директоры» номинациясе – 19-нчы декабрь 18.00;

- «Ел клубы» номинациясе – 15-нче гыйнвар 16.00;

- «Ел кулдашлары» номинациясе – 17-нче гыйнвар 18.00;

- «Ел аланы» – 19-нчы гыйнвар 18.00.

Конкурсның һәр номинациясе түбәндәге этаплардан тора: үзеңне тәкъдим итү (3-5 мин.), блиц-опрос (1 мин.), сорау-җавап (5 мин.).

Барыгызны да Сәләт йортында көтеп калабыз! Проектларда актив катнашып, Сәләт хәрәкәтен алга әйдәп баручы дусларыгыз, фикердәшләрегез өчен җанатырга килегез. Проектны бергә тормышка ашырыйк! fund.selet.biz сайтына кушыл!