«Территория смыслов на Клязьме» форумының ачык сайлап алу этабы кире кайтырга

Очный отбор форума «Территория смыслов на Клязьме»

30-31-нче май көннәрендә, Казанда, Яшьләр эшләренең федераль оешмасы хезмәткәрләре белән берлектә Бөтенрәсәй «Территория смыслов на Клязьме» яшьләр форумының ачык сайлап алу этабы узачак.

Үткәрү урыны: КФУның А.М. Бутлеров исемендәге химия институты  (Казан шәһәре, Кремль ур., 29/1).

1-4-нче сменалар – 30-нчы май, теркәлү 12:30-дан башлана.

5-8-нче сменалар – 31-нче май, теркәлү 09:00-дан башлана.

Катнашу өчен «Молодежь России» (http://ais.fadm.gov.ru) автоматлаштырылган мәгълүмати системасында, чаралар графасыннан   «Всероссийский молодежный образовательный форум «Территория смыслов на Клязьме» бүлеген сайлап алып теркәлү узарга кирәк.

«Территория смыслов на Клязьме» яшьләр форумы 27-нче июльдән 28-нче августка кадәр, Владимир өлкәсендә узачак. Быел ул үзендә Рәсәйнең барлык төбәкләреннән 10 меңнән артык сәләтле һәм актив яшьләрне җыячак. Форум үз эшчәнлеген түбәндәге юнәлешләр буенча алып барачак: «Иҗтимагый фәннәрнең яшь укытучылары һәм галимнәре», «Яшь депутатлар һәм сәяси лидерлар», «ИТ-технологияләр өлкәсенең яшь укытучылар һәм галимнәре», «Милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә эшләүче яшь белгечләр», «Икътисад фәннәренең яшь укытучылары һәм галимнәре», «Сәламәтлек саклау өлкәсе укытучылары һәм галимнәре», «Социаль оешмалар һәм проектлар җитәкчеләре» һәм «Журналистика факультетларының яшь укытучылары һәм яшь журналистлар».  

2015-нче елда Татарстан Республикасыннан 300-дән артык сәләтле егет һәм кызлар катнашты. Ел нәтиҗәләре буенча республикабыз яшьләре 4 млн сумнан артык грантлар яулап алды.