«Бикафест 2017» мизгелләре кире кайтырга

17-18-нче ноябрь көннәрендә Сәләт Йортында Р.Бикмуллин исемендәге яшьләр җыр-шигырь «Бикафест» фестивале узды. Быел гала-концерт яңа форматта «фатирник» форматында үткәрелде. Күңелле атмосферада, гаилә бәйрәменә охшаган чарада фестивальнең 13 җиңүчесе чыгыш ясады. Исегезгә төшерәбез, конкурсның сайлап алу этабына республиканың төрле шәһәрләреннән килгән 180-нән артык бала гариза биргән иде.