Рухка яңа тормыш бүләк ит! кире кайтырга

Подари Руху новую историю!

Дуслар, без барыбыз да Рух исемле персонаж белән таныш. Ул да безнең белән бергә «Сәләт» дөньясын өйрәнә: «Фәнсар» Академиясендә булып кайтты, «Сәмрух»ның барлык номинацияләрен тикшереп карады, үзенең яраткан җырлары хакында сөйләде һәм, гомумән, йөрәген сезгә буләк итте. Хәзер аның тормышы сезнең кулларда!

Актив, сәләтле һәм кызыксынучан персонаж хакында кыска гына, күңелле, матур бер тарихны һәркайсыгыз яза ала. 15 секундлык роликның сценариенда нинди көй уйнарга тиешлеген күрсәтергә онытмагыз. Рух фикере буенча иң яхшы дип табылган 3 эш хуҗасына, сезнең һәм якыннарыгыз өчен 30 секундлы видео-котлау төшереләчәк. Төп герой, әлбәттә инде, Рух үзе. Иң шәп идеяләр Madeinbox студиясе ярдәмендә чынга ашырылачак.

Эшләр 5-нче мартка кадәр, seletadm@gmail.com электрон адресы буенча кабул ителә. Хыял диңгезендә рәхәтләнеп йөзегез. Без Cезгә аерым бер чикләр куймыйбыз! Илһам һәм уңышлар теләп калабыз, дуслар!