«Сәмрух-2019»га гаризалар кабул ителә башлады! кире кайтырга

Дан старт заявочной кампании «Сәмрух-2019»!
Ел саен уздырылучы «Сәмрух» исемле Республикакүләм сәләтле балалар һәм талантлы яшьләр премиясендә «Сәләт» берләшмәсен актив үстерүче балалар, яшьләр, мөгаллимнәр һәм укытучылар катнаша.   
«Сәмрух» премиясе 2015-нче елда беренче тапкыр уздырыла.  

Премия дүрт этапта уздырыла: 

1-нче этап – «Гаризалар кабул итү». 
Катнашучылар гаризаны расланган форма белән 25-нче ноябрьгә кадәр тутыралар һәм портфолиоларын 2-нче декабрьгә кадәр оештыру комитетына җибәрәләр.


2-нче этап – «Катнашучыларны сайлап алу. Читтән торып катнашу этабы». 
Катнашучыларны портфолио нигезендә сайлап алу. 
Вакыты – 2019 ел, 3-нче декабрь – 6-нчы декабрь. 

3-нче этап – «Катнашучыларны әңгәмә нигезендә сайлап алу». 
Кандидатлар белән әңгәмәне экспертлар советы уздыра һәм бәя бирә, аның төп максаты – катнашучының эшчәнлеге турында тулырак мәгьлүмат алу. Биремнәрнең формасын һәм эчтәлеген экспертлар билгели. Конкурс уздырылуга 5 көн кала, уздырылу урыны, вакыты һәм конкурсның эчтәлеге хакында хәбәр ителә.
Вакыты – 2019 елның 11-нче декабреннән – 2020 елның 23-нче гыйнваренә кадәр. 

4 этап –  «Тантаналы рәвештә премияне тапшыру». 
2020 елның феврале – лауреатларны һәм премиянең җиңүчеләрен бүләкләү.

Көтелмәгән шартлар килеп чыккан очракта, Оештыру комитеты премиянең уздыру этапларын үзгәртергә мөмкин. 
  
Премиянең номинацияләре: 

«Ел директоры» номинациясе
«Ел өлкән әйдаманы» номинациясе
«Ел аланы» номинациясе
«Ел сәлкеше» номинациясе
«Ел әйдаманы» номинациясе
«Ел клубы» номинациясе
«Ел кулдашлары» номинациясе
«Сәләт җырлый» номинациясе


Катнашучылар гаризаны расланган форма белән 25-нче ноябрьгә кадәр тутыралар һәм портфолиоларын 2-нче декабрьгә кадәр оештыру комитетына җибәрәләр.

Премиядә катнашу өчен портфолио оештыру комитетына тапшырыла. Оештыру комитеты адресы: Сәләт Йорты, Казан шәһәре, Островский урамы, 23-нче йорт, 3-нче бүлмә. 
Белешмә өчен телефон: + 7 (843) 292-16-00.

Гамәлдәге нигезләмә таләпләренә туры килми торган гариза конкурска кертелми. Конкурска җибәргән материалларны Премиягә нәтиҗә ясалганнан соң кайтарып була. Катнашу турында гаризалар җитәрлек күләмдә булмаса, оештыру комитеты гаризалар бирү кампаниясен озайта, шулай ук тиешле күләмдә гариза җыелмаган номинациядә конкурсны үткәрми кала ала.

Нигезләмә

Гаризаны монда тутырып була.