SELET BILER FORUM-ны тәмамладык! ← кире кайтырга
Сәләт эшчәнлеге белән танышу өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә килгән иде. Ул сәлкешләр белән әңгәмә корды, остаханәләрдә кунак булды.
– Бу форумга беренче тапкыр гына килүем түгел. Мин булган Сәләт мохите бүгенгесеннән аерылып тора. Катнашучылар саны да арта, форумның географиясе дә киңәя. Ике дистә ел элек сменада 120 катнашучы булган, бүген 3500 кеше катнаша, – диде ул.
Төштән соң сәлкешләр спорт уеннарында көч сынашты. Стритбол ярышында 3-нче урынны «Сәләт-Раушан», 2-нчене «Сәләт-Рухият» һәм беренчелекне «Сәләт-Самара» аланы командалары алды.
Кич белән форумның рәсми ябылу тантанасы булып узды. Чарада «Иң тотрыклы» һәм «Иң стратегик» аланнарны бүләкләделәр. Беренче исемгә – «Сәләт-Самара» аланы, икенчесенә «Сәләт-Батыр» аланы лаек булды. Аланны тәкъдим итүдә «Сәләт-Рухият» аланы чыгышы иң яхшысы дип табылды. Шулай ук ябылу тантанасында Сәләт дәрәҗәләре белән бүләкләү дә булды. Сәләтнең символы - сигез таҗлы йолдыз сурәтләнгән күкрәк билгесенә Сәләт активистлары лаек булды.
Бүләкләү концерт номерлары белән үрелеп барды. Кичке чара махсус кунак – «ПИЦЦА» төркеме катнашындагы дискәтүк белән тәмамланды.