Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең котлавы кире кайтырга

Поздравление Минтимера Шариповича Шаймиева

Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев Сәләт берләшмәсенә котлау сүзләре җиткерде. Аның изге теләкләрен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез:

«Кадерле сәлкешләр!

Сезне V Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт Форумы ачылу белән чын күңелдән тәбрик итәм.

Моннан унике ел элек 65 бала катнашында узган Сәләт лагеренең быел үз канаты астына 5 мең 500 кеше җыячак зур хәрәкәткә әйләнүе – зур игътибарга һәм ихтирамга лаеклы күренеш. Сәләткә нигез салучыларга, аның гаҗәеп актив эшчәнлеген оештыручыларга, җәйге матур көннәрне татар мохитендә үткәрергә теләп килгән кунакларга һәм барча сәлкешләргә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Сәләтне татар теле чын дәүләт теле булып яшәгән дәүләт дип атавыгыз  күңелләребезгә аеруча хуш килә. Сәләт яшәсә, милләтебезнең киләчәге өметле, мәдәниятле, зыялы һәм гыйлемле булачак.

Форумга – нәтиҗәле эшчәнлек, катнашучыларның  барысына да саулык-сәламәтлек һәм иҗади уңышлар телим.

Без булдырабыз!»