«Сәләт-Лекторий»да Камал театрының яшь артистлары кунакта кире кайтырга

В гостях Лектория «Сәләт» актеры Камаловского театра

17 ноябрь көнне «Сәләт» йортында (Островский ур., 23) «Сәләт-Лекторий» проекты кысаларында Татарстан Республикасының Галиәскәр Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия Театрының яшь артистлары белән очрашу булып узды. Исегезгә төшерәбез, әлеге проект танылган һәм үз өлкәсендә зур уңышка ирешкән шәхесләр белән очрашулардан, әңгәмәләрдән гыйбарәт.

Кичәгә Камал театрының яшь артистлары исеменнән Ләйсән Фәйзуллина һәм Алмаз Гәрәев килгәннәр иде. Чараның алып баручысы – Алберт Шакиров – беренче эш итеп кунаклар белән таныштырып узды, сорауларга күмде. Залдагы катнашучылар да тыныч кына утыра алмады: фикер алышулар, күңелле бәхәсләр дә китте хәтта.

«Артистлыкка китмәсәгез нинди һөнәр сайлаган булырсыз икән?» дигән сорау кунакларыбызны уйга калдырды, икесе дә балачак хатирәләренә чумды. «Мин хирург булырга хыялланган идем бугай ул», - дип сөйләп китте Алмаз Гәрәев. «Чөнки бака тотып, йөрәген алып, чыннан да 13 минут тибеп тора алырмы икән дип, эксперимент үткәргәнем исемдә», - дип барыбызны да көлдерде ул. Ләйсән исә үз тарихын сөйләде: «Ышанырсызмы, юкмы, мин дә табиб булырга план корып йөрдем. 3 яшемдә беренче тапкыр сәхнәгә чыккач, минм күңелемдә шундый матур хис туып калды. Тора-бара ул үсте, зурайды, сәхнәдә кичергән хисләремне оныта алмый интектем. Нәкъ шул хис мине артистлык юлына этәрде дә инде».

Шулай ук яшь артистлар нинди китапларга өстенлек биргәннәрен, нинди көйләр көйләп йөрүләрен, хыяллары, планнары белән дә уртаклаштылар. Кичә ахырында “зиб-заб-зоб” уенында җиңүчеләргә ике кешелек чакыру билетлары бүләк иттеләр.

Без исә үз чиратыбызда кунакларыбызга, килгән катнашучыларга, оештыручыларга ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. «Сәләт-Лекторий» үз эшчәнлеген алдагы көннәрдә дә дәвам итәчәк. Яңалыклар белән сез selet.biz сайтында һәм иҗтимагый челтәрләрдә танышып бара аласыз.