«Cinema Club Selet»та кунакта Илшат Рәхимбай кире кайтырга

В гостях у «Cinema Club Selet» Ильшат Рахимов

19 нчы февраль көнне, «Сәләт» йортында,  «Cinema Club Selet» проекты кысаларында популяр яшь режиссер Илшат Рәхимбайның  «Гастарбайтер», «Уже весна», «Конец игры» фильмнары күрсәтелде.

Илшат Рәхимбай – IIIКазан халыкара яшьләр киносы фестивале катнашучысы,  режиссер, клипмейкер, «Сәләт»нең дусты. «Генерал булырга теләмәгән солдат – начар солдат. Минем максатым да зур кино дөньясына аяк басу. Әлегә минем кул астымда фотоаппарат, әйбәт актер, моңлы көй һәм мәгънәле шигырь бар. Нәкъ менә шушындый шартлар ярдәмендә үсеш алга бара», - ди Илшат үзе.

Шулай ук фильмны карарга публицист, хокук эшлеклесе Рәмис Җиһанша улы да килгән иде. «Һәр яшь буын кешесе милләтен, телен сөяргә, аны үстерергә үз өлешен кертергә тиеш. Студент елларында Кавказ халыклары белән күп аралашырга туры килде. Аларның нинди яшь аралыгында булуларына кармастан,  үз милләтләре өчен янып торулары миндә һәрвакыт олы хөрмәт уята, уйландыра иде. Илшатның хезмәтләрендә мин шул милләтпәрвәрлелек чаткысын күреп горурланып утырдым!» - дип, рухланып сөйләде ул.

Фильм беткәч килгән кунаклар арасында фикер алышу, сорауларга җавап эзләү башланды. Һәр катнашучыны фильм тетрәндергән, уйланырга мәҗбүр иткән иде.

Мондый фильмнар алдагы көннәрдә дә күрсәтеләчәк. Кызыксынучылар яңалыклар артыннан selet.biz сайтында  һәм иҗтимагый челтәрләрдә күзәтеп бара ала.