«Сәләт» командасының чираттагы тренинг-сессиясе үтте ← кире кайтырга

5-6 нчы мартта, ике көн дәвамында, «Сәләт» йортында (Островский ур., 23) «Сәләт» командасының чираттагы тренинг-сессиясе булып узды.
Чара «Сәләт»нең Корпоратив Университеты кысаларында үткәрелде. Биредә «Сәләт» проектларын тормышка ашыручылар, алыштыргысыз тренер Анна Фельдман җитәкчелегендә ике көн дәвамында шәхси үсеш һәм үзанализ өстендә эшләделәр.
Тренингларның төп максаты булып «Сәләт» командасын тагын да камиллләштерү тора иде. Шуңа иң беренчеләрдән һәр кеше үзенең холкының сыйфатларын, кызыксынуларын һәм мөмкинлекләрен барлады. Шуларга нигезләнеп башта «Минем шәхси бизнес-моделем», аннары ««Сәләт»тәге юнәлешемнең бизне-моделе» дигән схемалар схемалар төзелде.
Икенче көнне инде «Сәләт»леләр командаларга бүленеп әлеге ике схема ярдәмендә ««Сәләт»кә ни җитми?», «Кимчелекләрне ничек бетерергә яки ничек бөтенләй булдырмаска?», «Эшчәнлекнең эффектлылыгын тагын да ничек арттырып була?» кебек сорауларга җавап табарга тырыштылар.
Тренер Анна апа Фельдман фикеренчә, мондый тренинглар ярдәмендә детальле шәхси һәм командага анализ ясап була, «Сәләт» командасы эшчәнчелегенең продуктивлыгын арттырырга ярдәм итә, эшчәнлекне эффектлы итеп алып баруга китерә.