Туган көнең белән, Гүзәл! кире кайтырга

С Днем рождения, Гузель!

Бүген Яшьләр инициатива үзәге җитәкчесе, хезмәттәшебез Гүзәл Усманованың туган көне. Туган көндә, гадәттә, хыялланып алырга яратабыз:

1. Һәрбер кеше сәламәт булырга тели. Без дә чын күңелдән сиңа корычтай нык сәламәтлек телибез. 

2. Һәрберебез яратырга һәм яратылырга лаеклы. Без дә сиңа саф мәхәббәт телибез. Чөнки сине һәрвакыт шат күңелле, шаян, бәхетле итеп күрәсебез килә.

3. Бәхетең тулы булсын өчен яраткан шөгылеңне табу, үзеңне кирәкле һәм уңышлы итеп хис итү дә кирәк бит әле. Без сиңа яраткан эшеңнең муллык кына түгел, ләззәт тә китерүен, һәрбер көнең яңа идеяләр, уй-фикерләр, кызыклы очрашулар белән тулып торуын телибез.

4. Иң рәхәте – янәшәңдә уңышлы һәм бәхетле кешеләр булуы. 

Туган көнең белән сине, Гүзәл!!! Барлык хыялларың тормышка ашсын.