Яңа ел белән! кире кайтырга

С Новым Годом!

«Сәләт» берләшмәсе һәрбарчагызны ихлас күңелдән Яңа ел белән котлый!

Үтеп баручы ел оешма өчен мөһим вакыйгаларга бай булды. Елның төп чарасы буларак «Сәләт»нең 20 еллык юбилее саналды. Әлеге вакыйгада катнашкан һәм истәлекле датаның шатлыгын бүлешкән һәр кешегә ихлас рәхмәтебезне белдерәбез! Тормыш тәҗрибәсе һәм белем тупларга ярдәм иткән 2014 нче елга да без бик рәхмәтлебез.

Киләсе ел һәммәгезгә дә күңел тынычлыгы, кәеф күтәренкелеге һәм үз-үзегезгә, көчегезгә ышаныч алып килсен! 2015 нче елда да «Сәләт» йорты сәлкешләр авазыннан яңгырап торыр – безгә кушылыгыз!