Казанның белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре Сәләт дөньясы белән танышты кире кайтырга

Руководители образовательных учреждений Казани погрузились в мир Сәләт

Казан шәһәре белем бирү учреждениеләре директорлары, аларның милли сораулар буенча эшләүче блегечләре Сәләт йортында җыелды. Әлеге очрашу «Сәләт – Университет Талантов» оешмалары һәм Сәләтнең җәйге профильле сменалары өчен сәләтле балалар һәм яшьләрне эзләү, табу һәм аларны үстерү буенча I Халыкара биенналесы кысаларында узды.

Беренче булып укытучыларыбызны «Сәләт» «Сәләт – Университет Талантов» оешмалары һәм Сәләтнең җәйге профильле сменалары өчен сәләтле балалар һәм яшьләрне эзләү, табу һәм аларны үстерү буе нча I Халыкара биенналесы кысаларында узды.Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов сәламләде. «Сәләт – мөмкинлекләр мохите. 99%-ка без баладан татар телен белүне таләп итмибез, тик аның өйрәнергә теләге булырга тиеш. Без бу эштә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер. Проектларда катнашу дәверендә бала үзе үк камиллеккә омтыла башлый: телләр өйрәнә, конференцияләрдә катнаша, ярышларда үзен сынап карый. Бу – бик әйбәт күрсәткеч», – дип искәртеп узды ул.

Бер укытучы апа – биенналеның катнашучысы – аңа үз рәхмәтләрен җиткереп узды. Аның баласы да зур теләк белән Сәләт проектларында катнаша икән.

«Сезгә ихлас рәхмәтемне җиткерәсем килә. Беренче тапкыр Сәләт аланына бары кайткач ук, кызымның «ачылганын» сиздем. Ул тырышыбрак укый, өстәмә дәресләргә йөри, фәнни конференцияләрдә катнаша башлады. Олы соклану хисләре аша әйдаманнары турында сөйли, аларны һәр эштә үрнәк итеп куя. Шуңа да Сәләтне үз күзләрем белән күрәсем килгән иде, бүген әлеге хыялым чынга ашты. Сез миңа да бик ошадыгыз! Рәхмәт сезгә!» - дип, тәэсирләре белән уртаклашты ул.

Залда җыелганнарның бөтенесен бер максат – яшь буында туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү берләштерә.

«Безнең мәктәптә әлегә Сәләт клубы юк, тик без бу хакта бик хыялланабыз. Сәләт клубын булдыруны кирәк һәм бик мөһим дип саныйм. Беренчедән, Сәләт татар телен камилләштерү өстендә зур эш алып бара, икенчедән, сезнең сменалардан балалар бөтенләй үзгәреп кайталар. Сәләт берләшмәсенең актив яшьләре – безнең мәктәбебезнең алдынгылары: алар сәләтледә, укуда да өлгерәләр, һәм бик тәрбиялеләр», – дип белдерде Казан шәһәре 9-нчы урта мәктәбенең милли сораулар буенча директор урынбасары Нилә Акашина.

103-нче урта гомумбелем бирү мәктәбенең директоры Ринат Хәбибуллин да мәктәбе укучыларының татар телен камилләштерү һәм Сәләт клубын булдыру теләге белән яна. «Укучыларыбызны Сәләт дөньясы белән таныштырасым килә. Алар да республикабызның сәләтле яшьләре белән танышып аралашсыннар, дуслашсыннар, тәҗрибә уртаклашсыннар», – ди Ринат Нәкыйпович.

Быелгы җәйге аланнарда көтеләчәк яңалыклар турында «Сәләт» яшьләр үзәге директоры урынбасары Альбина Кадирова җиткерде. Быел 23 җәйге смена һәм 2 форум уздырырга планлаштырыла (2016-нчы елда 20 смена һәм 2 форум иде). Фәнни-техник һәм гамәли иҗат «Осталар бситәсе» сменасы быел «Университет талантов» оешмасы белән бергә эшләячәк, ә Биләрдә бер генә түгел, ике Халыкара яшьләр уку-укыту форумы узачак.

Очрашу Сәләт йорты буенча экскурсия белән тәмамланды. Укытучылар озаклап «Сәләт-Бәләкәч» клубы сәлкипушларының фотосурәтләрен күзәттеләр, ә Тимур Җәүдәтович һәм тәрбияләнүче бала турында зур кызыксыну белән сөйләде.

Сәләт медиа-мәктәбе укучысы Алинә Сысоева