«Сәләт» берләшмәсе белән каникуллар күңелле һәм файдалы үтә кире кайтырга

Каникулы с сообществом «Сәләт» прошли приятно и полезно

1-7-нче ноябрьдә,  «Байтик» сәламәтләндерү үзәгендә, балалар һәм яшьләр уңышы «Фәнсар» Академиясендә «Фәнсар» көзге сессиясе уздырылды. Балалар һәм яшьләр уңышы «Фәнсар» Академиясе ул – мәктәп укучыларына өстәмә белем алу өчен шартлар һәм мөмкинлекләр тудырып, фәнгә тартылучы яшьләрне ачыклауны, аларга ярдәм итүне максат иткән уку-укыту проекты.

Академия уку йортына йөреп һәм читтән торып укый торган мәктәп форматында эшли, анда Россиянең алдынгы югары уку йортлары укытучылары белем бирә.

Катнашырга теләк белдереп барлыгы 190 гариза кабул ителде. Портфолио һәм дистанцион мәктәп ярдәмендә аларның нибары 45-е генә көзге сессиягә сайланып алынды.

 «Фәнсар»ның көзге сессиясе программасында математика, химия, биология, физика, җәмгыять белеме, тарих фәннәре укытылды, WorldSkills стандартлары буенча остаханәләр (мастер-класслар), шәхси үсеш тренинглары, Yandex  вәкилләре белән очрашулар, фәнни квестлар уздырылды. Сессиянең иң мөһим өлеше булып фәнни-практик конференция торды.

Остаханәләрнең тематикасы шактый киңкырлы: «Күн эшләре» (Илдар Шәйхетдинов), «Робототехника» (Ринат Миргаязов),  «Рәсем сәнгате» (Гүзәл Бану), «Акыллы смартфон» (Элина Степанова). Үзләренең иҗади эшчәнлекләрендә инде шактый уңышларга ирешкән сәлкешләр белән очрашулар да уздырылды. Ислам Вәлиев һәм Туран Гатауллин татар телендә популяр видеоблог ясау серләренә төшендерде, «Шикәрные» дуэты хакында сөйләделәр.

Катнашучылар уку-укыту программасыннан тыш К.Тинчурин исемендәге театрда  «Назлы кияү» спектакле белән дә хозурлана алдылар.

«Фәнсар» сессиясе беркемне дә битараф калдырмас. Катнашучылар фикеренә колак салыйк.

Рафаэль Камалиев, 126-нчы гимназия, Казан:

- «Сәләт»тә мин 6-нчы, ә «Фәнсар»да 1-нче тапкыр. Барысы да мин уйлаганча бик әйбәт узды. Бар җирдә дустанә, җылы мохит хөкем сөрә. Белем бирү методлары бик ошады, тагын бер кат математикага гашыйк булдым. БДИ биремнәрен карап чыктык, аңлаешлы һәм җайлы итеп аңлаттылар. Катнашучыларга бары уңышлар телим! Биредә үткәрелгән барлык чараларда да катнашыгыз, йоклап ятмагыз! Ә мин тагын киләм әле!

Алсу Салаватова, көзге сессиянең директоры:

- Мин «Фәнсар»да инде 2012-нче елдан бирле. Башта әйдаман, аннары өлкән әйдаман идем, хәзер инде менә директор. Миңа калса, «Фәнсар» Академиясе –   «Сәләт»нең иң әһәмиятле проектларының берсе, чөнки балалар биредә мәктәп программасына кергән барлык фәннәрдән дә өстәмә белем ала алалар. Быел әле без программага остаханәләр дә керттек. Ни кызганыч, үз вакытында мин мондый сессияләрдә катнаша алмадым, шуңа да укучыларга кызыгып карыйм. Дуслар, сезнең кулыгызда мөмкинлекләр иленә ачкыч, шуны онытмагыз!

Илсур Нәфыйков, тарих укытучысы:

- Соңгы елларда балалар зур теләк белән Татарстаныбызның тарихын өйрәнәләр. Бу бик күңелле күренеш. Тарихын белмәгәннең киләчәге юк диләр бит. «Сәләт»тә мин 2010-нчы елдан бирле. Барлык катнашучыларга илебезнең чын патриоты булуын һәм аның тарихын «5»легә белүен  теләп калам!

Игорь Смирнов, әйдаман:

- «Сәләт»кә мин сәлкеш буларак 2011-нче елда килдем. Ә «Фәнсар»да икенче тапкыр, бу юлы инде әйдаман ролендә. «Фәнсар» – төрле аланнардан җыелган балалар һәм аларның энергетикасы ул. Биредә бурычларымны намус кушканча үтәргә тырыштым: тәҗрибәм белән уртаклаштым, балаларга белем алуда ярдәм иттем, күңелле ял вакыты да оештырырдым. Катнашучыларның мөмкинлекләре бик зур. Шуңа да яулаган үрләрендә тукталып калмаска киңәш итәм! Язгы сессиядә дә көтәбез сезне. Ә инде аннары, БДИны уңышлы тапшырып әйдаман буларак та килерсен дип ышанып калам!

«Фәнсар» Академиясенең көзге сессиясеннән фотолар