«Фәнсар» мәктәбенең язгы сессиясе ничек уза? кире кайтырга

Как проходит весенняя сессия школы «Фэнсар»?

22-нче март көнне М.Мәхмүтов исемендәге «Фәнсар» мәктәбенең язгы сессиясе башланып китте.

Сессиядә 8-11-нче сыйныфлардан барлыгы 51 укучы катнаша. Барлык катнашучылар да Татарстан Республикасының төрле шәһәрләреннән, районнарыннан. Иң күп катнашучылар – Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләреннән.

«Фәнсар» мәктәбенең язгы сессиясе мәктәпләрдә каникул вакытына туры килде. Шулай да сессиянең төп өлеше – уку, өстәмә белем туплау. Балалар нәрсәләр белән шөгыльләнә, нинди программа буенча укый, дәрестән тыш вакытта нинди чаралар оештырыла – болар хакында проект җитәкчесе Элина Насибуллина сөйләде.

– Сменаның программасы бик бай, кызыклы һәм сәлкешләргә бар яктан да үсеш алырдай итеп төзелгән. Әлбәттә, сессиянең иң төп өлешен дәресләр тәшкил итә. Алар арасында инглиз теле, җәмгыять белеме, биология, химия, математика һәм информатика фәннәре бар. Аннан тыш, программада төрле кызыклы остаханәләр, интеллектуаль уеннар һәм квестлар күрергә була. Безнең әйдаманнарыбыз һәм укытучыларыбыз спикерлар буларак чыгыш ясыйлар, – дип уртаклашты ул.