Сәләткә беренче тапкыр килүчегә 15 киңәш кире кайтырга

Как успеть раскрыть свой талант на смене? Советы для «новичков» в Сәләт

1. Беренче көннән үк үзеңә дуслар тап, таныш. Смена дәвамында алар синең командаң булачак.

2. Телефонда утырма, аландагы һәр мизгелдән тәм табарга тырыш.

3. Смена дәвамында аланның яшәү ритмында бул.

4. Башкаларга хөрмәт белән кара.

5. Исеңдә тот: без яманнан этәрелеп түгел, яхшыга үрелеп үсәбез. Шуңа күрә начар уйларыңны оныт.

6. Үз сәләтләреңне күрсәтергә теләп, башкалар турында да онытма, аларга да ачылырга булыш.

7. Күбрәк чараларда катнашырга тырыш.

8. Чараларда матди бүләкләр өчен түгел, яхшы кәеф алу өчен катнаш.

9. Эшсез йөрмә.

10. Кызыклы идеяләрең булса, аларны әйдаманнарга җиткер.

11. Үз төркемеңне һәм үзең ял иткән аланны ярат. Бу төркем белән тулы составта, бәлки, башка күрешә дә алмассыз.

12. Сәләт – өч телле мохит. Үзең камил белмәгән телне өйрәнү, яхшырту мөмкинлеген кулдан ычкындырма.

13. Онытма: сәлкеш – әйдаманның ярдәмчесе. Әйдаманга ярдәм кирәген күрсәң, тизрәк янына ашык.

14. Бөтен чараларга, зарядкага, турытаякка (линейка) чыгарга тырыш – алар Сәләтнең атмосферасы.

15. Дисциплина беренче урында. Чараларга вакытында йөр, соңга калма.