Ел сәлкешен ничек сайладык? кире кайтырга

Как мы выбирали сәлкеш года?

11-нче декабрьдә Сәләт Йортында «Сәмрух-2019» ел премиясенең беренче сайлап алу туры үтте. Бу көнне ел сәлкеше булырга теләгәннәр чыгыш ясады.

«Ел сәлкеше» номинациясенә 20 гариза килгән булган. 12 сәлкеш әңгәмә нигезендә сайлап алу турына чакырылды. Һәр катнашучы үзе белән таныштыру өчен чыгыш әзерләгән иде.

Ләйсән Нуриева нефть институтының 1нче курсында укый. Шуңа күрә ул чыгышын да нефтьче киеменнән ясады.

Рәлинә Фаваризова шахмат уйнарга ярата икән. Үзен дә шахмат фигуралары белән чагыштырды.

Гөлзидә Кәримуллина тел белгече булырга хыяллана икән. Татар теле укытучысының кызы бит ул! Гөлзидәгә татар теле турында сорауларны күп бирделәр.

Сафия Нәҗипова һәм Рифат Каюмов җыр белән чыгыш ясадылар.

Искәндәр Дәүләтшин үз чыгышында вакыт капсуласын укыды, дөнья тирәли сәяхәткә дә алып чыкты.

Камилә Димөхәммәтова үз уңышлары турында телевизион яңалыклар форматында сөйләде.

Ләйсән Низамова исә үзе турында йолдызлар белән бәяләп сөйләде: экология йолдызлыгы, иҗат йолдызлыгы, спорт йолдызлыгы.

Адель Глюмов та чыгышын видео форматында әзерләгән. Үзе турында чыгышын «Алга» каналында бара торган репортаж форматында күрсәтте ул. Адель бик күп олимпиадаларда катнашкан, шулай ук иҗатка да, спортка да, шигырьләр һәм сценарийлар язарга да, фотога төшерергә, флейта һәм курайда уйнарга да вакыт таба икән.

Лиана Тарасова мизгелләрне хатирә итеп саклавы турында сөйләде. Укулеледа уйнап, җыр да башкарды.

Рената Шәрипованың тормышын да бию, җыр, ШТК, олимпиадалар, конкурслар алып тора икән.

Ләйсән Зәйнуллина да бии, җырлый, рәсем мәктәбен дә тәмамлаган. «Рәхмәт сиңа, Сәләт» дигән җыр да башкарды.

«Сез – безнең өметебез, сез – безнең киләчәгебез», – дип мөрәҗәгать итте чыгышлардан соң сәлкешләргә Татарстанның халык артисты, жюри әгъзасы Рабит Батулла.

Сәлкешләр шулай ук жюри сорауларына җавап бирде. Ә интеллектуаль турда сорауларга «Kahoot!» кушымтасында җавап бирделәр. «Ел сәлкеше» номинациясенең сайлап алу туры менә шулай үтте.

Ел сәлкешенең исемен февраль аенда – «Сәмрух-2019» ел премиясенең бүләкләү тантанасында беләчәкбез.