«iВолга-2016» форумында катнашыр өчен гариза тутырып өлгер! ← кире кайтырга
Идел буе федераль округының «iВолга-2016» яшьләр форумында катнашу өчен гаризалар кампаниясе тәмамланырга нибары 10 көн калды! «iВолга-2016» Самара өлкәсендә, 15-25-нче июнь аралыгында үтәчәк.
Форум елдан-ел үсә, зурая. Бу ел да искәрмә булмаячак: 2016-нчы елда катнашучылар саны артачак, грантлар фонды да югарырак. Инде традициягә кереп өлгергән 9 сменага зур әзерлек бара: «Инновацияләр һәм техник иҗат» (федераль смена), «Мәдәни БУМ!», «Медиадулкын», «Кече туган як – олы мөмкинлекләр», «Сәясәт», «Мәрхәмәтлелек буыны», «Син – эшмәкәр», «Спорт сөюче яшьләр – сәламәт милләт» һәм «Ватанпәрвәр». Быел хәтта Кытай Халык Республикасыннан да делегация килүе көтелә. Форумда катнашыр өчен төп шарт – проектың булу һәм 15-нче майга кадәр www.ivolgaforum.ru сайтында гариза тутыру.