Бөтенрәсәй яшьләр форумына гариза калдырырга ашык! кире кайтырга

Успей подать заявку на Всероссийский молодежный форум

2016-нчы елның 27-нче июнь – 28-нче август аралыгында, Владимир өлкәсендә Бөтенрәсәй «Территория смыслов на Клязьме» уку-укыту яшьләр форумы үтәчәк.

Быел әлеге форумда яшь депутатлар һәм сәяси лидерлар, ИТ-белгечләр, җәмгыяви һәм икътисади фәннәр укытучылары, журналистлар һәм яшьләр оешмалары әйдәп баручылары белән беррәттән яшь галимнәр, сәламәтлек саклау өлкәсе белгечләре һәм укытучылары, милләтара мөнәсәбәтләр сферасы белгечләре дә катнашачак.

Төркем эчендәге тренинглар, форсайт-сессияләр һәм кызу дискуссияләр ярдәмендә яшь белгечләр үзара гына түгел, ә гомумрәсәй һәм дөньякүләм масштабтагы экспертлар, лидерлар белән аралаша алачак.

Форум барышында инде традициягә кергән «Проектлар конвейеры» эшләячәк: катнашучылар фикердәшләре һәм экспертлар игътибарына иҗтимагый әһәмияткә ия булган проектларын тәкъдим итәчәк. Иң әйбәт дип табылган проектлар алга таба да чынга ашырылу өчен грантка ия булачак.

Беренче дүрт сменада катнашырга теләк белдерүче гаризалар 1-нче майга, киләсе 4 смена өчен  15-нче майга кадәр кабул ителә. Моның өчен форумның һәм «Молодежь России» автоматлаштырылган мәгълүмати системасының рәсми сайтларыны керергә кирәк:  www.территориясмыслов.рф; ais.fadm.gov.ru