«Сәләт-Олимп» – кышкы каникулларны күңелле итеп үткәрү өчен мөмкинчелек! кире кайтырга

2018-нче елның 3-7-нче гыйнвар көннәрендә Саба районы «Мингәр»комплексында БДИ һәм ТДИга әзерлек мәктәбе узачак. Анда 9-нчы сыйныф укучылары өчен математика, ә 11-нче сыйныф өчен рус теле һәм математика дәресләре укытылачак. 8 һәм 10-нчы сыйныфлар да катнаша алачак. 

ол0.jpg

ол6.jpg

ол5.jpg

Дәресләр уза торган мәктәптә яшәү өчен барлык кирәк-яраклар да бар, хәтта бассейн һәм хаммам да булачак.

«Сәләт-Олимп» – имтиханнарга гына яхшы итеп әзерләнү түгел, ә кышкы каникулларны да күңелле итеп үткәрү өчен менә дигән мөмкинчелек. Гаризалар 22-нче декабрьга кадәр http://portfolio-selet.ru сайтында кабул ителәчәк. 

Катнашу бәясе : 6500 сум. Ашык, дустым, катнашучылар саны чикләнгән, бары тик: 36 ( 24 – олы группа, 12 – кече яшьтәгеләр). 

Сораулар туса, проектның җитәкчесе Надир Курамшин +7 (962) 554-30-00 номерына яз яки шалтырат. Тулырак: https://vk.com/selet_olymp.

ол1.jpg

ол2.jpg

ол3.jpg