«Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уены буенча «Мирах» турнирына эләгергә өлгер! кире кайтырга

Успей попасть на турнир «Что? Где? Когда?» «Мирах»

Февраль һәм апрель айларында «Сәләт» йортында (Островский ур., 23) «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уены буенча «Мирах» дип исемләнгән интеллектуаль турнир үткәрелчәк. Сезне әлеге турнирда катнашырга чакырабыз!

Катнашу өчен гариза тутырып өлгерергә кирәк, гаризаларны кабул итү турнир башланырга 7 көн кала туктатылачак. Әлеге гаризаны «IK Клуб» төркемендә таба аласыз: vk.com/ikclub.

Турнирның катнашучылары – «Сәләт» проектларына өлеш керткән, 3 яки күберәк кешесе булган төрле мәктәп командалары (7-11 сыйныфлар). Шулай ук турнирда студентлар да уйный ала: тик катнашучыларның яше 23 тән артмаска тиеш һәм шулай ук кимендә 3 кешесе «Сәләт» проектларында катнашкан булуы кирәк. Гаризалар 25 январьдән 5 нче февральгә кадәр кабул ителә.

Әлеге турнир яшьләр арасында интеллектуаль уеннарга мәхәббәт уяту, аларны популярлаштыру, «Сәләт» һәм аннан читтә иң көчле интеллектуаль команданы билгеләү максатыннан үткәрелә. Турнирның финалы 2015 нче елның апреленә планлаштырылган.

Положение белән түбәндәге сылтама буенча танышу мөмкин: https://drive.google.com/file/d/0BzXIeVFS-1fZdzdXZVlFbkYwTzA/view?usp=sharing