Мин – әйдаман! кире кайтырга

Я – айдаман!

Тимур абый «Сәләт» дөньясына әле күптән түгел  генә килеп эләккән. Тик шулай да аның үзенең «Сәләт»ле тарихы бар:

«2014-нче елның маенда «Сәләт-Раушан» аланына гариза бирдем. Гаризада үземнең барлык казанышларымны күрсәтергә тырыштым, чөнки сайлап алу туры бик көчле икәне турында күп ишеткән идем. Аланга бик-бик барасым килде!

Мин аланны сихри бер әйберне көткәндәй көттем: мине йә әйтеп-бетергесез шәп җәй көтә иде, йә...

Үземне исемлектә күреп шатлыгымның иге-чиге булмады!

«Звездный»да беренче көнне бүгенгедәй хәтерлим. Мине иң гаҗәпләндергәне әйдаман абыйлар блуды (Айдар абый Вәлиев белән Рәсүл абый Вәлиевне аерым әйтү кирәктер). Минем әле моңарчы мондый актив егетләрне күргән юк иде! Бер төркем кешене шулай үзеңә каратып тор әле син!

Шунда ук әйдаман буласы килү теләге уянды!

Алан тормышы шундый күңелле һәм кызыкла иде,  хәтта әти-әниемә шалтыратырга да вакытым калмый иде.

Биергә һәм җырларга үземә бик ошаганын аңладым. Тик бик үк килеп чыкмаганын да аңлый идем.

«Сәләт 2014» форумы – тормышымда аерым бер бит ул. Раушан форумга 100% әзерлек белән барды, үзенең бар көчен күрсәтергә әзер иде. Барысыннан да бигрәк миңа безнең бию исемдә калды. Аны Арман абый Костанян куйды. Җыры да бик шәп иде.

Яңа танышулар, кызыклы мастер-класслар, күңелледән-күңелле кичке чаралар – «Сәләт»нең аерылгысыз өлеше.

Җәйге алан бетте. Икенчесе киләсе җәйгә генә әле. Озак! Бик озак!

Имтиханнарга әзерләүче «Фәнсар» мәктәбенең көзге сессиясе турында ишетүгә, уйлап та тормыйча, гариза калдырдым.

Кабат ялгышмаганмын!

«Фәнсар»да белем алу математикадан олимпиадага ныклап әзерләнергә ярдәм итте. Аның ярдәмендә мин бер дигән нәтиҗәләр күрсәтә алдым!

Дуслар белән очрашу, «Малинки» биюе... (Көлә)

Көзге сессиядән соң язгысы килде.

«Байтик»та үтте ул. Биредә һәрвакыттагыча рәхәт һәм җылы. «Сәләт» булган бөтен җирдә дә рәхәт инде ул! (Көлә)

Әлеге смена миңа эффектлы ябылу тантанасы белән исемдә калды. Әйдаманнар зур хезмәт куйганнар. Лицейдагы чыгарылыш кичәсе дә моның хәтле күңелле булмады!

Аннары авыр чор башланды.

Имтиханнар. Чыгарылыш кичәсе. Документлар тапшыру.

Бик белеп бетермәсәм дә «Изге Чишмә» аланын сайладым. Беренче көнне ук барлык аланны һава торышы берләштерде. Нәкъ тә менә көчле яңгыр безне зур бер гаилә итте. Бу бүгенге көнгәчә шулай бара. Бер атнадан соң барлык аланнар да җыелып бетте. Көтеп алынган форум!

Үзеңнең шундый зур чараның оештыручысы икәненңне аңлау – иң шәп хис! Чөнки нинди генә һава торышы булса да, сиңа таянырга була.

Казанда укый башлау белән үз алдыма максат куйдым: мин «Сәләт» проектларында актив катнашачакмын!

Башта Татарстан Республикасы Президентының инаугурациясенә әзерлектә катнаштым. Илназ Сафиуллинның концертында чыгыш ясадык, Яңа ел балында биедем.

Аннары «Әйдаманнар мәктәбе 2016»ның чираты җитте. Бер аланны сайларга кирәк иде. Миндә шикләр тумады.

Мәктәптә мин бик күп кешеләр белән таныштым, кайберәүләр белән якыннан аралаша башладым, аларны үзем өчен яңа яктан ачтым. Әйдаманка миңа яңа эшләргә этәргеч булды, командада эшләргә өйрәтте. Гомумән, әлеге мохит миңа яңа үземне бүләк итте. Мин моңа чиксез шатмын!»