«I Казан ислам хезмәттәшлеген оештыру моделе» кире кайтырга

I Казанская Модель ОИС

1-нче май көнне «I Казан ислам хезмәттәшлеген оештыру моделе»нә старт бирелде.
Чара «Ислам хезмәттәшлеген оештыру оешмасы»ның  казан клубы җитәкчесе Камил Шәриповның сәламләү сүзе белән башланып китте. Ул катнашучыларга Модель кысаларында хезмәттәшлекнең төп кагыйдәләре турында сөйләде, шулай ук киләчәккә планнар һәм перспективалар хакында да искәртте.

"Сәләт" фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов та катнашучыларны алдагы эшчәнлек белән таныштырды. Ул "Сәләт"нең  -  «Ислам хезмәттәшлеген оештыру оешмасы»  яшьләр форумының рәсми әгъзасы булып торуы мөһим вакыйга дип белдерде. Казанда беренче ислам хезмәттәшлеген оештыру моделен үткәрүнең мөһимлеген ассызыклады.

Ачылыш тантанасын яшьләр дипломатиясе Академиясе җитәкчесе Дилбәр Садыйкова тәмамлады. Дилбәр Академиянең оештыру комитетын тәкъдим итте һәм катнашучыларга уңышлар теләде.

Өч көнлек эшчәнлек дәвамында катнашучылар үз эшләрендә илләренең мәдәни үзенчәлекләрен, тарихындагы кызыклы фактлар турында бәян иттеләр.

«I Казан ислам хезмәттәшлеген оештыру моделе»н үткәрүнең икенче көнендә катнашучылар Татарстан Республикасы инвестицияле үсеш агентлыгыннан чакыртылган белгеч, агентлык җитәкчесе урынбасары Марат Бохараев белән очраштылар. Кунак төбәктә Агентлык эшчәнлеге турында җентекләп сөйләде һәм үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Белгеч Россиянең ислам хезмәттәшлеге илләре белән эшчэнлек кысаларында ислам финанс системасын үстерүнең мөһимлеген ассызыклады.

«I Казан ислам хезмәттәшлеген оештыру моделе»ндә Казанда Төркия Республикасының генераль консулы мәртәбәле кунак Турхан Дилмач та катнашты. Ул Татарстан-Төркия мөнәсәбәтләрен алга таба да үстерүнең әһәмиятен билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, Төркия Республикасы Татарстанда уртак предприятиеләр саны буенча лидер санала, төрек эшмәкәрләре Татарстан Республикасында кайбер зур күләмле инвестицияле проектлар да тормышка ашыра.
 «I Казан ислам хезмәттәшлеген оештыру моделе» 3-нче май көнне тантаналы рәвештә тәмамланды. Өч көнлек эшнең нәтиҗәсе Генераль Ассамблеядә күрсәтелде, шунда ук  комитетларның эш резолюцияләре тәкъдим ителде. Соңгы  көннең тагын бер махсус мәртәбәле кунагы  – Татарстан Республикасы премьер-министрының ислам финанс институтлары белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча киңәшчесе Линар Якупов булды. Ул яшь лидерларны котлады һәм бу проектта катнашкан, уртак эшкә өлеш керткән өчен рәхмәт белдерде.
Кичә катнашучыларга сертификатлар тапшыру белән тәмамланды.