«I Казан ислам хезмәттәшлеген оештыру моделе» кире кайтырга

«I Казанская Модель ОИС»

1-нче майдан 3-сенә хәтле «Сәләт» йортында  «I Казан ислам хезмәттәшлеген оештыру моделе» дип аталган уку-укыту программасы узачак. Программа сәяси уен форматында барыр дип көтелә.

Әңгәмә (собеседование) нәтиҗәләре буенча катнашу өчен 33 кеше сайлап алынды. Алар һәммәсе дә Ислам хезмәттәшлеген оештыру өлкәсенә үз өлешләрен кертергә телиләр.

Чара кысаларында Татарстан Республикасының мөхтәрәм кешеләре белән дә очрашулар узачак.

Әлеге проектның төп максаты булып катнашучыларның мәдәниятара аралашу һәм ораторлык осталыгын үстерү, сөйләшүләр алып барырга өйрәтү, дискуссиянең асылына төшендерү тора.