Cәләтнең җәйге сменаларына гаризалар кабул итү кампаниясе башланды! кире кайтырга

Стартовала летняя заявочная кампания смен Сәләт сезона 2019.

Җәйге кампания кысаларында Татарстанның уннан артык районында, шулай ук Россия төбәкләрендә укыту-белем бирү аланнары, форумнар һәм фестивальләр узачак.

«Сәләт»нең җәйге проектлары - туган һәм чит телләрне тирәнтен өйрәнү, иҗади потенциалны үстерү һәм актив гражданлык позициясе булган шәхес тәрбияләү мәйданчыгы.

Җәйге 2019 ел сезонына 18 смена керәчәк. Берләшмәдәге җәйге аланнарның барлык исемлеге һәм аларның юнәлеше белән безнең сайтта «Аланнар» бүлегендә танышырга мөмкин.

Сәләтнең эссе җәенә юллама алу өчен нибары берничә этап узарга кирәк.

 

· portfolio-selet.ru сайтына кер;

· үзең турында мәгълүматны яңарт;

· теләгән аланыңа гариза бир.

· һәм җәйне көтә башла!

Җәйге сменаларга гаризаларны түбәндәге сылтама буенча калдырырга мөмкин

portfolio-selet.ru.

 

Барлык сораулар буенча түбәндәге телефон буенча мөрәҗәгать итәргә була:

+7 (952) 037-34-89 (Игорь Смирнов)