Татар теле һәм әдәбиятыннан Бөтендөнья онлайн контроль эше кире кайтырга

I Всемирная онлайн контрольная по татарскому языку и литературе

23-нче апрель көнне татар теле һәм әдәбиятыннан Бөтендөнья онлайн контроль эше уздырылачак.

Һәрбер халык аерым бер чорда үзенең Шагыйрен тудыра. Әлеге Шагыйрь халык күңеленең көзгесе, аның улы, илһамчысы буларак хезмәт итә. Бөек татар халкының да андый шагыйре бар: Габдулла Тукайның шигырьләре -  халык авазы. Быел шагыйрь тууына 130 ел. Онлайн контроль эш шушы истәлекле датаны билгеләп үтү максатыннан үткәрелә дә инде.

Чарада барлык теләүчеләр дә катнаша ала. Инде бүген үк сынау тестын tattest.ru. сайтында үтәргә мөмкин.

Контроль эшне булдыру өстендә JetBRAINSLaboratory, Казань24.ру, «Типичный татарин» паблигы хезмәткәрләре, КФУның мәгълүмати технологияләр һәм системалар югары белем бирү мәктәбе, Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты студентлары эшләгән. Алар арасында «Сәләт» активисты Азат Кашапов та бар. Азат «Сәләт»кә 2014-нче елны килде. «Болгар-Туган тел» форумында, «Сәләт-Шәхес 2014», «Изге чишмә 2015» аланнарында катнашты.