«Әйдаман балаларны һәм Сәләтне яратырга тиеш» кире кайтырга

«Айдаман должен любить детей и Сэлэт»

25-31-нче гыйнвар көннәрендә «Байтик» балалар-сәламәтләндерү үзәгендә Сәләтнең XIX Республикакүләм «Әйдаманнар мәктәбе» узды. Чара Сәләтнең җәйге аланнарына профессиональ командалар туплау максатыннан оештырыла.

Мәктәптә 2020-нче ел җәендә Сәләт аланнарында әйдаман һәм башҗитәк булырга теләгән югары һәм урта һөнәре белем бирү йорты студентлары катнаша. Башҗитәкләр һәм әйдаманнар өчен аерым уку-укыту программасы каралган иде. Бер атна эчендә барлык катнашучылар да идеаль смена оештыру өчен ниләр кирәк икәнен өйрәнде.

Программада:

- беренче медицина ярдәме күрсәтү;

- балалар өчен яңа чаралар уйлау;

- әти-әниләр белән дөрес аралашу, элемтәдә булу;

- шәмчек үткәрү серләре;

- вакытны дөрес бүлергә өйрәнү;

- социаль челтәрләрдә заманча татар трендлары;

- әйдаман һәм башҗитәк портреты;

- һәм башка бик күп төрле очрашулар һәм дәресләр бар иде.

Спикер буларак Альбина Кадирова («Әйдаманнар мәктәбе»нең программа директоры), Таһир Насибуллин («Сәләт-Тел» аланы директоры), Руслан Шәмсетдинов («Йолдызлы» БСҮ директоры), Казан дәүләт медицина университетының «Информационная гигиена» проекты белгечләре, Игорь Смирнов («Әйдаманнар мәктәбе» проекты координаторы), Айгөл Вәлиуллина («Сәләт-АкБүре» аланы директоры), Аяз Ханафин («Сәләт-Гайрәт» аланы директоры), Гүзәл Әхмәтҗанова («Әйдаманнар мәктәбе» проектының өлкән кураторы), Айваз Садыйров (теле- радио алып баручы, җәмәгать эшлеклесе), Алинә Гималтдинова (блогер), Татар малай (беренче татар блогеры) чыгыш ясады.

30-нчы гыйнвар көнне Мәктәпнең рәсми ябылу тантанасы узды. «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова: «Бүген «Әйдаманнар мәктәбе» тәмамлана, ләкин сезнең әйдаманлык юлыгыз әле башланып кына китә. Әйдаманлык ул йөрәктә булырга тиеш. Барыгыздан да бик әйбәт әйдаманнар чыгар дип ышанам», – дип, катнашучыларга үзенең фатихасын бирде.

Айгөл Габдрахманова: «Кемнең әйдаман буласы килү теләге сүнмәде? Кем әйдаман булырга тели?» – дип сорагач, егетләр һәм кызлар барысы да кулларын күтәрделәр. «Әйдаманнар мәктәбе»н тәмамлаган 143 егет һәм кызга таныклыклар тапшырылды.

Ябылу тантанасына Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов та килгән иде. «Хәлләрегез әйбәт икәнен беләм, инстаграмнан карап бардык. Күңелем белән мин үзем дә сезнең арада булдым. Сез монда сәлкеш булып килдегез һәм хәзер әйдаман булырга әзерлекле кеше булып кайтып китәсез. Әйдаман булу бөтенләй икенче төрле ул. Бу, бер яктан, балалар өчен җаваплылык. Икенче яктан – Сәләт алдында җаваплылык. Сез – Сәләт мохитенең сакчылары. Сәләтне безнең белән бергә үстерүчеләр. Әйдаман балаларны һәм Сәләтне яратырга тиеш. Балаларны яратсаң, Сәләтнең дә үсүен телисең!» – дип сөйләде Тимур Җәүдәт улы. Булачак әйдаманнарның сорауларына да рәхәтләнеп җавап бирде ул. Аннары «Әйдаманнар мәктәбе»н оештыруга зур көч куйган, җәйге аланнарга башҗитәк булып барачак егет һәм кызларга таныклыклар тапшырды.

Моңсу, шул ук вакытта күңелле дә мизгел – XIX «Әйдаманнар мәктәбе» тәмамланды. Матур гадәт буенча, катнашучылар Сәләт гимнын а капелла башкарды.

Бу – саубуллашу түгел. Бу егетләр һәм кызлар җәйге аланнарда һәм Сәләт Форумында очрашачак, «Әйдаманнар мәктәбе»ндә алган белемнәрен смена вакытында кулланачак. Аларның әйдаманлык юлы башлана гына бит әле!