«Сәләт» КВН Лигасының Ачык кубок фестивале гөрләп узды кире кайтырга

Определены сильнейшие в юморе и находчивости
Кичә, ягъни 20-нче апрель көнне, «Ак барс» яшьләр үзәгендә  «Сәләт» КВН Лигасының Ачык кубок фестивале гөрләп узды. 

 «Сәләт» КВН Лигасы инде 3 ел дәвамында яшь КВНчыларны сөендереп яши. Әлеге вакыт эчендә ул күзгә күренеп үсте, үзгәрде. Бүгенге көндә «Сәләт» КВН Мәктәбе дә КВН Лигасы белән беррәттән, үз кочагына әледән-әле юмор сөючеләрне җыеп бергә эшләп килә.  

Фестивальдә барлыгы 8 команда катнашты: «Афәрин», «РИГА», «Татар Team», «Тәп-Тәти», «Мандарин», «Бишбармак», «Чын джентельменнар» һәм 
«Әйдаманнар җыелма командасы». Әйтергә кирәк, «Сәләт» КВНЛигасының географиясе дә елдан-ел киңәя: былтыргы Казан, Саба, Яр Чаллы, Актаныш янына  быел Мамадыш та өстәлде. 

Уенчыларны көчле жюри составы хөкем итте. Алар арасында «Тамаша.ру» проекты директоры, җырчы Илназ Сафиуллин, «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов, «КВН.РТ» проекты җитәкчесе Илдар Фәттахов,  «Татар радиосы»ның баш мөхәррире Айваз Садыров һәм Татар КВН Лигасының җитәкчесе Рамил Агдеев та бар иде. 

Уен, чыннан да, бик кызу һәм күңелле барды. Залда да, сәхнәдә дә шаян һәм дустанә атмосфера хөкем сөрде. 3-нче урынны «Чын джентельменнар» (Байлар Сабасы) һәм «РИГА» командалары үзара бүлеште. 2-нче урынга да ике команда лаек дип табылды: «Афәрин» (Казан Дәүләт Аграр Университеты) һәм  «Татар Team» (Казан Федераль Университеты). Беренчелек Яр Чаллы шәһәреннән булган «Тәп-Тәти», ә гран-при «Бишбармак» КВН командаларына (Мамадыш районы) эләкте.

Шулай ук «Иң оста актриса» номинациясендә кызлардан гына торган «Мандарин» командасы (Актаныш районы) җиңү яулады. «Иң оста актер» дип «Тәп-тәти» командасыннан Фазыл Майдуллин танылды. «Иң әйбәт мәзәк» - «Әйдаманнар җыелма командасы»нда. 

Җиңүчеләрне уңышлары белән кайнар котлыйбыз һәм алдагы уеннарда да көтеп калабыз!