Игорь Смирнов: «Татарстан сәләтле балалар белән эшләүдә зур эш башкара» кире кайтырга

Игорь Смирнов: «Татарстан ведет большую работу по раскрытию талантов»

Бүген, ягъни 1-нче декабрь көнне, Рәсәй Федерациясенең Федераль Җыелышына булган мөрәҗәгате белән Рәсәй Президенты Владимир Владимирович Путин чыгыш ясады. Сәләт активистлары да мөрәҗәгатьне зур игътибар белән тыңладылар.

Сәләт клубы президенты Игорь Смирнов:

- Президент фикеренчә, һәрбер кеше дә сәләтле. Мәгариф һәм фән алга китсен өчен яшь буынны игътибар үзәгенә алырга кирәк, алар белән эшләргә кирәк. Шул очракта дәүләтебез тагын да алга китәр дип саныйм. Чыгышыннан аңлашылганча, Рәсәй Президенты илебезнең һәр субъектында сәләтле балаларга ярдәм итү үзәкләрен булдыру бурычын куя. Экологиягә дә игътибар бирде: билгеле булганча, быел Рәсәйдә экология елы. Без былтыр паркларны төзекләндердек, быелгы елны су саклау зоналарына багышладык.

Алия Әхмәтова, Сәләт активисты:

- Мин үзем КФУның Икътисад һәм финанслар институтында укыйм. Шуңа да Рәсәйнең икътисады, аңа кагылышлы мәсьәләләргә битараф кала алмыйм. Президентның чыгышы минем өчен бик кызыклы, мәгълүматлы булды. Аның сүзләренчә, Рәсәй икътисады алга бара, яшәү күрсәткече үсә. Тагын Владимир Владимирович үз чыгышында берничә тапкыр сәләтле балаларны үстерүгә басым ясады. Сәләт бу өлкәдә эшләү буенча республикабызда лидер. Бүгенге көндә районнарда Сәләт клублары ачу эше белән йөрибез.

Таһир Кәримуллин, Сәләт активисты:

- Мин дә КФУда укыйм, менеджмент бүлегендә. Президент юлламасында миңа күп фикерләр ошады, аеруча ИТ-юнәлешен, яшь фәнчеләрне үстерергә кирәк диюенә игътибар иттем. Яшь белгечләребез, яшь кадрларыбыз чит илгә китүен әледән-әле ишетеп торабыз. Мин моның белән килешмим. Үзебезнең дәүләтебезне тагын да үстерүгә юнәлдерергә кирәк бу кадрларны дип саныйм! Президентыбызның шушы фикердә булуы безнең өчен терәк булып тора.