«Болгар–Туган Тел» форумы: 3-нче көн кире кайтырга

II Межрегиональный форум «Болгар–Туган Тел». День третий

«Болгар–Туган Тел» форумы үз эшчәнлеген дәвам итә: бүген, ягъни 25-нче июнь, форумның өченче көне.

Көннең беренче яртысында катнашучылар Болгар музей-тыюлыгына экскурсиягә юл тотты. Биредә алар борынгы шәһәребезнең иң гүзәл урыннарын күреп кайттылар. Бабаларыбыз эзләреннән тагын бер кат үтү, аларның яшәеше, тормыш рәвеше турында тыңлау яшь буында ватанны яратуны, тарихыбызга, халкыбызга хөрмәт тәрбиялиләр.

Төшке аштан соң хөрмәтле кунагыбыз Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы Фәттахов та килеп җитте.

Ул форум мәйданының капкасыннан атлап керүгә, лагерь тормышы белән таныша башлады. Форумның башкарма директоры Альберт Шакиров, программа директоры Лилия Сираҗетдинова һәм «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов аны һәрдаим озата бардылар, Форум хакында тәфсилләп сөйләделәр. Остаханәләргә кереп аларда да катнашырга өлгерде Энгель Нәвапович. Журналистика остаханәсе барышында пресс-конференция уздырылды. Монда һәр яшь журналист үзен кызыксындырган сорауны министрга бирә алды.

Шулай ук бүген Форумның рәсми ачылыш тантанасы уздырылды. «Биредә, чыннан да, татарның каймагы җыелган икән. Телләр өйрәнегез, тел ул – һөнәргә тиң. Тел белгән кеше беркайчан да югалмас. Тик туган телегезнең бар кыйммәтләргә дә нигез булып торганын онытмагыз! Бик күңелле яшисез, сезгә карап сөендем. Уңышлар телим!» – дип котлап китте Энгель абый Фәттахов.

Бүгенге көн «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уены белән тәмамланды. Биредә һәр алан (ә алар алтау) үзен күрсәтергә тырышты.

Иртәгә исә Сабантуй көтелә. Күңелле булачак!

Тулы фотоотчет белән сез Форумның рәсми  төркемендә таныша аласыз.