ИХО-ның II Казан моделе кире кайтырга

II Казанская Модель ОИС

1-3-нче май аралыгында, Биләрдә урнашкан «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә ИХО-ның II Казан моделе узды.

ИХО-ның II Казан моделе – халыкара мөнәсәбәтләр, яшьләр сәясәте, дипломатиясе һәм Ислам хезмәттәшлеген оештыру илләре белән бөтеньяклы диалог тудыру белән кызыксынучы яшьләр өчен сәяси уен форматындагы махсус уку-укыту программасы ул. Модельнең эшчәнлеге яшьләрне дипломатик аралашу серләренә төшендерү, күп милләтле һәм күпконфессияле мохиттә бердәм һәм хөрмәт белән яшәүнең актуальлеген аңлату, мәдәниятара диалог тудыру, ИХО илләренең яшьләре арасында хезмәттәшлек һәм аңлашу өчен шартлар булдыруга юнәлдерелгән. Проект катнашучыларны төрле милләт вәкилләре белән аралашырга, дипломатик этикетка, ораторлык сәнгатенә, дискуссияләрдә катнашырга һәм төрле киңәшмәләр, сөйләшүләр алып барырга өйрәтте.

Рәсәй һәм чит илләр яшьләре Ислам хезмәттәшлеген оештыруның яшьләр форумы һәм «Группы стратегического видения: «Россия  исламский мир» проекты эшчәнлегенә үз өлешен кертте, киләчәктә дә катнашырга теләкләре барлыгын белдерде.

ИХО Моделе комитетлары кураторлары фикер алышу өчен бүгенге җәмгыятьнең сәяси, икътисади, социаль-гуманитар өлкәләренә караган актуаль сораулар әзерләгән иде. Модель барышында катнашучылар резолюцияләрнең проектларын эшләделәр. Әлеге проектлар киләчәктә дөньяның тынычлыгын саклап калуда зур роль уйный алачак.

Эшчәнлек эффектлы булсын өчен тимбилдинг һәм «OICnegotiate» уены уздырылды.

Модельнең делегатлары үзләренең илләре, традицияләре, милли костюмнары һәм милли ризыклары белән таныштырдылар.

Катнашучылар фикеренчә, бердәм булганда барлык максатларга да ирешеп, дөньяны яхшыга үзгәртеп була!