II-нче ачык хор фестивале кире кайтырга

II открытый хоровой фестиваль «Со-творение»

26-27-нче июнь көннәрендә  Казанда «Со-творение» исемле II-нче ачык хор фестивале узачак. Фестивальнең икенче көнендә «Сәләт» фонды «D'art» хор-студиясенең чыгышы каралган. Фестиваль Иске Аракчино бистәсенең Барлык Диннәр Гыйбадәтханәсендә 16:00-дә узачак. Керү бушлай.       

Фестиваль 2014-нче елда «Гармония» хоры һәм «Казан университеты студентлары» халыкара Ассоциациясе ярдәме белән оештырыла башлый. Быелгы фестивальдә шулай ук «Сиреневый сад» исемле Мәскәү хоры, Ульяннан «Элегия» хатын-кызлар вокаль ансамбле, «Cantus Firmus» исемле балалар хоры чыгышларын да күрергә мөмкин булачак. Рәхим итегез!