III Төбәкара «Болгар-Туган Тел» форумы кире кайтырга

III Межрегиональный форум «Болгар-Туган тел»

2016-нчы елның 17-23-нче июнь аралыгында,  Болгар музей-тыюлыгында III Төбәкара «Болгар-Туган Тел» форумы үтәчәк.  

Форум Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрлыгы, ТРның яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан Республикасының Фәннәр Академиясе,  Казан (Идел буе) Федераль Университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты, Татарстан Республикасының Спас муниципаль районы, Татарстан Республикасы иҗтимагый «Сәләт» яшьләр фонды тарафыннан тормышка ашырыла.

Быел «Болгар-Туган Тел»-дә 750 бала ял итә, белем туплый, аралаша алачак. Форумның географиясе дә елдан-ел киңәя: быел Башкортостан, Удмуртия, Чувашия Республикаларыннан, Пенза, Оренбург, Чиләбе, Самара, Пермь өлкәләреннән, Татарстанның барлык районнарыннан балалар киләчәк. Программа татар халкының рухи һәм мәдәни байлыгын саклап калырга ярдәм итүче мохит булдыруга, татар телен һәм мәдәниятен өйрәнүгә, аны тормышның практик өлкәләрендә кулланышка кертеп җибәрүгә юнәлдерелгән. Танылган шәхесләр, мәдәният, сәнгать һәм җәмәгать эшлеклеләре белән очрашулар, остаханәләр көтелә.  

Быелгы  Форумның тагын бер яңалыгы  форум территориясендә тавыш яздыру студиясе эшләячәк. Ул, беренчедән, көнозын яңалыкларны сөйләп торучы радио форматында эшләсә, икенчедән, биредә теләгән бала/әйдаман/оештыручы үз җырын яздыра, шигырен укый алачак. Кичке чара вакытында, «Җәлил.FM» проекты кысаларында студия эшчәнлегенә көнлек нәтиҗә ясалачак.

Форумның экваторында Тукай форумы да планлаштырылган. Биредә Форум катнашучылары татар әдәбияте, мәдәнияте белән ныклап таныша, бөек Тукаебыз шигырьләрен сәхнәдә яңгырата алачак. «Татар теле лабораториясе» кысаларында да әдәбият-сәнгать белән кызыксынган катнашучы үз урынын табар.

Дустым! Катнашырга теләк белдерүче гаризаңны http://portfolio-selet.ru/projects/list/ сайтында калдыра аласың. Ашык, гаризалар 5-нче июньгә кадәр кабул ителә!