ИХО илләренең III Казан яшь эшмәкәрләр форумы кире кайтырга

III Казанский форум молодых предпринимателей стран ОИС
15-20 май аралыгында, Казанда ИХО илләреннән, Рәсәй төбәкләреннән 50 проект җыела. Аларның авторлары эшмәкәрлек, ИТ старт-ап проектларын чынга ашыру белән кызыксынучы шәхесләр. Татарстанның башкаласында ИХО илләренең актив һәм максатчан яшьләре өчен III Казан яшь эшмәкәрләр форумы узачак.

Форумның программасы иң кызыклы проект акторларын билгеләү, аларга ярдәм итү, Рәсәй һәм халыкара бизнес-берләшмә арасындагы элемтәләрне булдыруга юнәлдерелгән. Иң әйбәт проектлар ИХО илләренең, Рәсәйнең IX Халыкара икътисади саммитында – KAZANSUMMIT – инвесторларга тәкъдим ителәчәк.

Сезнең ИТ проектыгыз бармы? Аның үсеше өчен көч куярга әзерсезме? Сезне ИХО илләренең III Казан яшь эшмәкәрләр форумында катнашырга чакырабыз. Моның өчен 2017-нче елның 15-нче февраленә кадәр www.oicyouthforum.tatar сайтында гариза калдыру кирәк. Онлайн-теркәлүдән соң ИХО СТАРТ-АП ПЛАТФОРМАНЫҢ бер өлешенә әвереләчәксез. Әлеге платформа стартаперлар, остазлар һәм инвесторлар арасында коммуникация, аралашу өчен булдырылган.

Форумның оештыручылары һәм гамәлгә куючылары булып Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр форумы һәм Татарстан Республикасының Хакимияте тора.Чараның операторлары: Татарстан Республикасының «Сәләт» иҗтимагый яшьләр оешмасы; Югары технологияләр өлкәсе технопаркы «ИТ-парк»; Oxademy бизнес-мәктәбе.