Илдус Габдрахманов: Алга барыгыз! Ә «Сәләт» сезгә туры юлны күрсәтеп барыр! кире кайтырга

Ильдус Габдрахманов: «Сәләт» покажет вам правильную дорогу!»

30-нчы майдан 3-нче июньгә кадәр, Татарстан Республикасының Әлмәт районы, Әлмәт шәһәре читендә урнашкан табигать кочагында «Туган як» фестивале үтә.  Биредә 6-8-нче сыйныфларда укучы сәләтле, кызыксынучан һәм актив балалар катнаша. Чара Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты, Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге 1-нче татар гимназиясе һәм «Сәләт-Әлмәт» клубы тарафыннан чынга ашырыла.

Фестивальнең төп юнәлешләре – ораторлык сәнгате, дебатлар, театр һәм туризм. Программада танылган остазлардан шушы юнәлешләр буенча кызыклы мастер-класслар, мавыктыргыч бәйге-ярышлар, уеннар, кыяга менү, тир, көймәдә йөзү дә каралган.

«Туган як» фестиваленең иң кызыклы өлеше, әлбәттә инде – остаханәләр, дәресләр һәм лекцияләр. 31-нче май көнне, Галиәскәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театры актерлары Илдус Габдрахманов һәм Алмаз Гәрәев театр сәнгатенә кагылышлы ачык дәрес уздырдылар. Биредә алар театр дөньясына килеп эләгү тарихларын бәян иттеләр, очраган авырлыклар хакында сөйләделәр, күңелле мизгелләрне хәтерләреннән уздырдылар. Театр, мәдәният һәм сәнгать белән кызыксынучы яшьләр остаханә тәмамланганнан соң да сорау артыннан сорау яудырдылар.

«Иҗат дөньясы ул нинди генә хискә бай, ихлас һәм самими мохит булмасын, барыбер дә әрсезләрне ярата. Шуңа да теләгәнегезне, ни кичергәнегезне, уйлаганыгызны төгәл, ачык һәм ышандырырлык итеп әйтә белегез, әйтергә өйрәнегез! Авыз эченнән ботка пешергән яшьләрне күреп эчем поша минем. Сез «Сәләт»леләр арасында андыйлар юк дип беләм», – дип киңәшләрен җиткерде үзе дә элеккеге сәлкеш, бүгенге «Сәләт» ветераны Алмаз Гәрәев.

Илдус Габдрахманов безгә хореограф-репетитор, Татарстан Республикасының атказанган һәм халык артисты буларак билгеле. «Мин яшьләр белән аралашуыма, теләкләремне җиткерә алуыма бик шатмын. Артист булу ул – авыр, катлаулы, тик рәхәт хезмәт. Теләгегез бар икән – бернидән дә курыкмагыз, үз юлыгыздан тайпылмагыз! Алга барыгыз! Ә «Сәләт» сезгә туры юлны күрсәтеп барыр!» – дип белдерле ул.

Катнашучыларны әле тагын 3 көн дәвамында күңелле һәм продуктив программа көтә. Туган якка, мәдәният-сәнгатькә, спортка мәхәббәт тәрбияләүче әлеге фестиваль киләчәктә дә яшәр, чәчәк атар дигән өметтә калабыз!