Илфат Вәлиев Бөтенрәсәй «Лидер XXI века» конкурсы финалисты кире кайтырга

Ильфат Валиев – финалист Всероссийского конкурса «Лидер XXI века»

6-10-нчы декабрь аралыгында Бөтенрәсәй лидерлары, балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре җитәкчеләре «Лидер XXI века» конкурсы үтәчәк.
Илебез буенча әлеге бәйгенең муниципаль һәм төбәкара этапларында 15 меңнән артык сәләтле яшь кеше катнашкан.
Республика этабының «Яшьләр оешмалары лидеры» номинациясендә җиңүгә «Сәләт» оешмасы активисты Илфат Вәлиев тә иреште. Бүген, ягъни 5-нче декабрь көнне, Илфат Татарстан делегациясе белән берлектә бәйгенең финалына, Мәкәүгә юл тотты. «Әлеге бәйге минем өчен бик мөһим», ди үзе Илфат. «Мондый югары дәрәҗәдәге конкурсларда катнашу кызык кына түгел, файдалы да әле. Төрле яшь лидерлар белән аралашканда, аларның эш тактикасын күзәтәсең, тәҗрибәң белән уртаклашасың, фикер алышасың. Аннары соң, республикабыз данын ил күләмендә яклау минем өчен зур горурлык! Татарстанның әле бер елны да әлеге бәйгедә сынатканы юк иде, шуңа мин дә җиңү өчен 200%-ка тырышачакмын!»