«Сәләт» берләшмәсе активистлары Рәсәй продюсерлары белән фильм төшерәчәкләр кире кайтырга

Активисты сообщества «Сәләт» с российскими продюсерами снимут фильм про Казань

Элеккеге сәлкеш, әйдаман Илшат Рәхимбай һәм «Сәләт» Прага мәктәбе катнашучысы Алмаз Сәмигуллинның «Казан, мин яратам мине» дип исемләнгән проектлары, Екатеринбург шәһәрендә узучы «Кинохакатон» форумы экспертлары тарафыннан югары бәя алды. Шуның белән әлеге хезмәт Рәсәйнең әйдәп баручы продюсерлары персональ портфеленең 15 проект эченә керде. Хәзер инде аларга илебезнең иң шәп продюсерлары бәя бирәчәк. 

Форумның ябылу тантанасы барышында Александр Шульгин төрле проектлар эшләгәндә финанс ягыннан өлешчә ярдәм күрсәтергә әзер икәнлекләрен белдерде. Шулай ук тәрҗемә иткәндә яки тавыш яздырганда: Канн кинобазарында презентацияләгәндә дә үзләренә таяна алачакларын җиткерде. 

Проект шулай ук Planeta.ru сертификаты белән бүләкләнде, крауд-проект төзегәндә өстәмә мөмкинлекләргә алуга да ия булды.

Илшат Рәхимбай:

- «Кинохакатон-2015»-кә илһамландыруы өчен рәхмәт! Фикердәшләребез белән аралаша алуга, идеяләребез белән уртаклашуга без бик шат идек. Әлеге күңелле тарихлы фильмны төшергәндә безгә сезнең дә ярдәм кирәк булачак!