Илшат Рәхимбай «Представь» исемле фильмын тәмамлап килә кире кайтырга

Ильшат Рахимбай завершает работу над фильмом «Представь»

Казан режиссеры, Сәләт ветераны Илшат Рәхимбай «Представь» исемле фильмын тәмамлап килә. Биредә ике дингә хезмәт итүчеләр – мулла һәм атакай  арасындагы мөнәсәбәтләр, үзеңне тормышта табу кебек мәсьәләләр сурәтләнә. Картинаның со-продюсеры – Александр Шульгин.

Фильмың съемкасы ике авылда үтте. Аның берсе Марий Элда урнашкан,  икенчесе Татарстанның Мамадыш районында.

Рәхимбай сүзләре буенча, әлеге картинаның идеясе VII Казан мөселман киносы фестивалендә туган. Шулай ук фильм төшерүгә бөтендөнья буйлап таралган бәхәсләр дулкыны да этәргән.

«Представь» фильмының сценарие хәзердән үк берничә дәрәҗәле Рәсәй бәйгеләренең шорт-листына эләкте: Мәскәүдәге дебютантларның Алтынчы питчингында 250 фильм арасында беренче 7-лектә ул. Екатеринбургта үткән «Кинохакатон» питчингында төп призга ия булган. Нәкъ шунда режиссер Александр Шульгин белән танышкан да Ильшат.

Илшат Рәхимбай үзе һәм фильмы турында

Мин киноның сугышларны туктата алу көченә ия икәнлегенә ышанам. Кино терелтә ала. Кино җимерергә дә сәләтле. Мондый көчле корал белән сак кыланырга, яратып эш итәргә кирәк.  Кино аша мин үземне таптым, кино аша дөньяның башка якларын да күрергә өйрәндем.

Руханилар,  дини башлыклар  Казанның, күпконфессияле шәһәрнең зур чаралары кунаклары. Җиденче Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә хәзрәт үзе генә килде – атакайдан башка диюем. Кара киемнәрдән иде ул, гәрчә мөселманнар ачык төсләрне өстен күрсәләр дә. Башында тиешле чалма, муенында тар ак яка – мондый кием миңа ерактан католиклыларныкын хәтерләтте. Шул көннән башлап бу образ уемнан чыкмады, күз алдымнан китмәде. Һәм шушы җитди фильмның сюжет нигезенә ятты.

Картинаның сюжетында ике бетеп килүче авыл сүрәтләнә: берсе рус авылы, икенчесе татар. Авылда яшәүчеләр төрле диндә булсалар да, дус-тату яшиләр. Яшәргә тырышалар. Көлешкән булалар. Үз эшләре белән шөгыльләнәләр. Рус авылы турындагы тарих сюжетта рус телендә, ә татар авылы тормышы, әлбәттә, татар телендә бара.

Мулла һәм рухани ике күрше авылда яшиләр, аларны диннән тыш та күп нәрсә берләштерә. Бу серне без киноның беренче өлешендә чишә башлыйбыз.

Кинәт кенә рухани үлеп киткәч, ике авылга да дини башлык булып мулла кала. Ул сайлау алдында кала: бары үзенең диненә генә хезмәт итәргәме, әллә инде кешеләргә Ходайга якын булырга булышыргамы? Авыл халкы моны ничек кичерер? Ходай аның турында ни уйлар?

Әйе, фильмның эчтәлеге дин кебек авыр темага нигезләнгән, тик безнең аны фәлсәфи-дини кино итеп төшерәсебез килми. Безнең төп бурыч – киноны караган һәр кеше үзенә төрле сораулар бирә алырлык  булсын: Кем без? Ник без монда? Кем безне монда җибәргән? Безнең барлыкның мәгънәсе нидә? Әгәр, чыннан да, Ходай бар икән, ул бездән ни тели?

Без бик кызыклы локацияләр таптык: алар тарихны дөрес һәм матур итеп сурәтләргә ярдәм итәчәк. Йөрәгем боларны каян эзләргә икәнен үзе өйрәтеп тора, чөнки авылдан шәһәргә 11 ел элек килгән идем. Тормышымның чиреген авылдан читтә үткәрсәм дә, андагы моңсулыкны, күңел ачуларны, тарихны онытып бетермәдем. Шундый гадилек, тирәнлек... Мин һәрвакыт авыл тормышы җырын тыңлап йөрим, тамашачыларга да тыңлатасым килә.

Хәзер барлык нәрсә белән дә хаос хакимлек итә кебек. Кешеләр инде сугышларсыз гына яшәүнең ничек икәнен дә оныттылар булса кирәк. Иң мөһимен аңлау кирәк: без барыбыз да төрле милләт вәкилләре, төрле диннәр тотабыз, тик барыбыз да бер көймәдә йөзәбез. 

Тормыш төрле булуы белән матур бит ул. Без барыбыз да төрле бертөрле. Бер-беребездән өйрәнеп  алга омтылырга кирәк. Яратырга кирәк. Гафу итә белергә кирәк.

Рәсәйдә «толерантлык» дигән чит ил сүзен куллану модага керде. Тәрҗемәдә ул «түземлек» дигәнне аңлата. Бу сүз миңа бик ошап бетми. Мин яратырга чакырам! Яратып булмый икән, димәк яратырга тырышырга кирәк, күңел белән эшләргә кирәк. Чөнки мәхәббәт һәм аңлы булу – Ходайга якын булу хәлате.

Команданың төп әгъзалары:

Рәссам – Анастасия Старикова

Композиторлар – Эльмир Низамов, Александр Шульгин

Актерлар – Раушан Шәрипов, Марсель Тимофеев

Оператор – Айдар Шәрипов


Бүгенге көндә төшерү эшләрен тәмамладык, фильмны монтажлау эше бара. Проектның бюджеты төшерүнең башлангыч этабына гына җитәрлек иде. Калган акчаны краудфандинг платформасы ярдәмендә табарга уйлыйбыз.