Проектыңны KazanSummit-та тәкъдим ит! ← кире кайтырга
Кадерле дуслар, сезнең игътибарыгызга күңелле хәбәр җиткерәбез: ИХО илләренең II Казан яшь эшмәкәрләр форумының гаризалар кампаниясе 17-нче апрельгә кадәр озынайтылды.
Әгәр дә:
- Сезнең ИТ-проектыгыз бар һәм аның сыйфатын яхшыртасыгыз килсә;
- Проектыгызның 2 вәкилдән артыграк командасы булса;
- Инвестицияләр эзләсәгез
Тизрәк Форумда катнашыр өчен гариза тутырырга ашыгыгыз: http://www.oicyouthforum.tatar/
Әлеге проектларның иң-иңнәре Рәсәй, ИХО илләре өчен VIII Халыкара икътисади «KAZANSUMMIT» чарасы кысаларында инвесторларга тәкъдим ителәчәк.
Форум 15-21-нче май аралыгында Казанда үтәчәк. Сорауларыгыз булса безгә мөрәҗәгать итә аласыз: oicyouthforum.tatar@gmail.com - Рәсәй кандидатлары өчен; kazanforum2016@icyf-dc.org - чит ил кандидатлары өчен.