Телләр дөньясына һәм, гомумән, «Сәләт» тормышы белән якынрак танышырга чакырабыз! кире кайтырга

Проникнитесь атмосферой летних проектов сообщества «Сәләт»!

«Сәләт»ле җәй ул – кояш, яңа дуслар, сәяхәт, күңелле хис-кичерешләр генә түгел, ә кирәкле белем һәм фикердәшләр командасы да.
Быел, һәрвакыттагыча , беренчеләрдән булып үз эшчәнлеген Лаеш районының «Звездный» базасында «Сәләт-Тел» аланы башлап җибәрде. Кем өчендер җәй саен «Сәләт»кә бару инде гадәти хәлгә әйләнгән булса, кемгәдер әле бу зур яңалык. «Сәләт»леләр фикере белән танышып китик.


Ленар Гайфуллин, сәлкеш:

Минем бик күп лагерьларда булганым бар. «Сәләт»тә, башкалардан аермалы буларак, смена ахырына син барысы белән дуслашып беткән буласың. Минем инглиз телендә иркен сөйләшәсем килә. Бу минем тормыштагы хыялым. Мин 100% әйтә алам,телне белү киләчәктә миңа бик кирәк булачак. Шуңа да «Сәләт-Тел»гә юл тоттым. 


Чулпан, әйдаман:

Минем төркемдә 27 бала, өстемдә зәңгәр футболка һәм мин беренче тапкыр әйдаман!!! Үз өстемдә зур җаваплылык тоям,әлбәттә. Киләчәктә дә балалар белән эшлисем килә, монда тәҗрибә тупларга дип килдем. Сменаның беренче көнендә, балалар белән юлга кузгалгач, махсус психологик тренинглар да үткәрергә өлгердем.

Раиля Сабитова, сәлкешнең әнисе:

– Минем ике улым бар – Салават (15 яшь) һәм Эльмир (12 яшь). Алар узган ел «Сәләт-Тел»гә барганнар иде инде. Бик ошады, шуңа күрә без быел да барырга булдык. Улларым монда бик күп дуслар таптылар, яңа танышкан иптәшләре белән ел дәвамында интернет аша аралашып тордылар. Алар анда татар теле, рус теле һәм, иң мөһиме, инглиз телен тирәнтен өйрәнәләр. Сентябрьдән башлап Салават белән Эльмир «Сәләт»нең телләр мәктәбенә йөри башлаячаклар, алла бирса.

Быел аланга барырга 450 теләүчедән Татарстан, Чувашстан, Крым Республикаларыннан 220 бала сайлап алынды. Аланның бу елдагы темасы – "Дөнья буйлап 18 көн сәяхәт". Төп бурыч башка илләрнең мәдәниятен, телләрен өйрәнү. Татар һәм инглиз телләрен өйрәнү мәҗбүри, калганнары  теләк буенча. Телләр дөньясына тулысынча үтеп керү өчен төрле тел белгечләре, ә мәдәният һәм сәнгать өлкәсе белән якынрак танышу өчен Галиәскәр Камал театры артистлары чакырылачак.

Аланның быелгы яңалыгы барлык катнашучылар өчен дә татар һәм инглиз теленнән бердәм олимпиадалар. Алар нәтижәсендә тел белүнең дәрәжәсе билгеләнәчәк. «Татар телендә һәр кеше, төрле милләт баласы да аралаша ала, ләкин барысы өчен татар телен өйрәнү бер үк дәрәҗәдә алып барылачак. Әгәр бала теләп укый, телне тирәнтен өйрәнсә, нәтиҗәсе дә булачак» , – дип белдерде «Сәләт-Тел» аланының директоры Нариман Димөхәммәтов.
Дуслар, сезне дә телләр дөньясына һәм, гомумән, «Сәләт» тормышы белән якынрак танышырга чакырабыз! Иртәгә, 20-нче июнь көнне, Лаеш районы «Звездный» базасы «Сәләт-Тел» аланында ачык ишекләр көне узачак.