«TALKыш калеве» белән бергә инглиз теле дәрәҗәсен яхшырт! кире кайтырга

Улучши свой английский вместе с «TALKыш кәләве»!

«TALKыш калеве» нең күчмә мәктәбе 13-15-нче апрель көннәрендә «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә узачак.

Биредә, 7-11-нче сыйныф укучылары, инглиз телен Pre-intermidiate дәрәҗәсеннән түбәнрәк түгел булмаган белүчеләр катнаша ала.

Программада «Фәнсар» территориясендә тору һәм дүрт тапкыр ашау каралган. Эшчәнлекне алып бара торган тел: инглиз теле. Шул рәвешле балалар тулысынча тел мохитенә кереп китә алачаклар. Шулай ук, катнашучыларның Сәләт яшьләр оешмасы турында да күбрәк белергә мөмкинлек булачак.

Көн тәртибе ике төп өлештән торачак: укытучылар белән интенсив дәресләр (көненә 3 дәрес). 1 дәреснең дәвамлылыгы – 1 сәгать. Шулай ук Сәләт тематикасына багышланган күңел-ачу чаралары. Әлеге чаралар шәхси үсешкә, сөйләмне яхшыртуга юнәлтелгән. Әйтеп кителгән чаралардан тыш, чит ил вәкилләре белән очрашулар да планлаштырылган. Мәсәлән: Англиядән спикер – Richard Tack, магистратураның 1-нче курс студенты, Кытай вәкиле – Lyu Menchzu.

Әгәр дә син 7-11-нче сыйныфларда укыйсын икән, түбәндәгегә ия булырга теләсәң, һишчиксез, катнашырга ашык.

1) Инглиз теле дәрәҗәсен яхшыртырга

2) Инглиз телендә уйлый башларга

3) Сәләт белән танышырга

4) Сәләт мохитен тоярга

5) Яңа дуслар табарга!

   Катнашу өчен гаризалар монда кабул ителә.