Канадада «Сәләт-Монреаль» сменасы катнашучылары өчен Сабантуй үтте кире кайтырга

Татарстанлылар, Монреальдә яшәүче Сәләт ветераннары белән берлектә Канадада онытылмаслык җәйге смена уздырдылар. Әлеге чара Сәләт проектлары географиясен һәм катнашучыларын үстереп кенә калмыйча, чын татар мохите тудырырга, гореф-гадәтләрне яңартырга, Америка континентында татарларны берләштерергә ярдәм итте. 



Катнашучылар өчен бай мәдәни, уку-укыту программасы булдырылган иде. Аның кысаларында балалар үзләрен күрсәттеләр, Оттава һәм Монреаль шәһәрләре белән таныштылар.