Казанда беренче тапкыр «Сәмрух» премиясен тапшырачаклар кире кайтырга

В Казани впервые вручат Премию «Сәмрух»

19-нчы февраль көнне, «Ак Барс» яшьләр үзәгендә «Сәмрух» ел премиясенең бүләкләү тантанасы узачак.

Премия беренче тапкыр Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы; Татарстан Республикасы иҗтимагый «Сәләт» яшьләр фонды белән берлектә, «Сәләт» берләшмәсенең сәләтле балалар һәм яшьләрен ачыклау һәм ярдәм итү, проект җитәкчеләрен, авторларын, партнерларны бүләкләү тора.

2015-нче елда «Сәләт» хәрәкәте тарафыннан 50-дән артык проект чынга ашырылды. Әлеге премия – йомгак ясау һәм үзенең энергиясе, актив катнашуы белән «Сәләт» мохитен формалаштыручыларга рәхмәт белдерү.

Бүген «Сәләт» — ел дәвамында республикабызның 12 меңнән артык балалар һәм яшьләренең потенциалын ачуга һәм интеллектуаль иҗатын үстерүгә юнәлдерелгән хәрәкәт, система, мохит һәм техноллогия.Үзенең 20 еллык тарихында «Сәләт» 80 меңнән артык сәләтле баланы, яшьләрне һәм укытучыларны берләштерде.

Активистлар өчен Премия түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: «Ел проекты», «Ел әйдаманы», «Ел башҗитәге», «Ел сәлкеше», «Ел аланы». Партнерлар өчен – «Ел остазы», «Ел партнеры».

«Сәләт» үзенең мохите белән аерылып тора. Моның өчен махсус номинация каралган: «Сәләт җырлый».

5 ай дәвамында, октябрьдән башлап гыйнварга кадәр сайлап алу турлары үткәрелде, шулай ук selet.biz сайтында иң яхшы җыр өчен тавыш бирү дә уздырылды.

Катнашырга теләк белдереп барлыгы 70 гариза кабул ителде.

Бүләкләү тантанасында җиңүчеләр һәм лауреатларны түбәндәге мөхтәрәм шәхесләр котлаячак: Ислам икътисады буенча Татарстан Республикасы премьер-министры киңәшчесе Линар Габделнур улы Якупов; Татарстан Республикасының экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Солтан улы Әбделганиев; Татарстан Республикасы министрлар кабинеты аппаратының социаль үсеш белән идарә итү бүлеге җитәкчесе урынбасары Алмаз Рәшит улы Хәбибуллин; «Сервис Стайл» мебель компаниясенең генераль директоры Лениза Миңнехәләф кызы Ризванова, һ.б.

«СӘЛӘТ» — мөмкинлекләр мөхите — интеллект, күңел һәм тел берлеге.